Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чикләү чараларын озынайту өчен, Энгель Фәттаховны Чаллыга күчерәләр

news_top_970_100
Чикләү чараларын озынайту өчен, Энгель Фәттаховны Чаллыга күчерәләр
"Татар-информ" архивы

Яр Чаллы шәһәр суды Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховка карата чикләү чарасын озынайту турындагы үтенечне караячак. Бу хакта «Челны биз» сайты яза.

Тикшерү элеккеге түрәне тагын 2 айга сак астында калдыруны таләп итәчәк. Элегрәк әлеге эштә тагын бер эпизод барлыкка килгән иде. Фәттаховны муниципаль объектларда төзелеш подряды башкарган Актаныш компаниясе директорыннан ришвәт алуда гаепләделәр. Басма мәгълүматы буенча, акча кулдан бирелгән. Моның өчен компания подрядлар алган. Сүз 2,4 млн сум күләмендәге акча турында бара.

Баштарак Энгель Фәттаховка чикләү чараларын Минзәлә суды чыгарды. Ул вакытта Актаныш районының бердәнбер судьясы Хәмит Янгиров ялда иде. Шулай ук, үз вакытында Энгель Фәттахов белән күршеләр булып, яхшы мөнәсәбәтләрдә торган судьяның бу эштән үзе үк баш тарткан булуы да ихтимал.

Фәттаховка карата җинаять эшен ТР буенча тикшерү комитеты җитәкчесе Валерий Липский үзе кузгатты. Көч хезмәткәрләре версиясе буенча, җитәкче «Спецстрой» компаниясеннән Актаныш авылында үз йортын реконструкцияләү рәвешендә 21,8 млн сум акча алган. Ә Фәттахов, үз чиратында, компаниягә «Яшьлек» яшьләр үзәген ремонтлауга подряд алырга ярдәм иткән. Бу максатларга бюджеттан 28 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100