Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чигә сөяге сына, мие яралана, үзе сөйләшә». Башына арбалет угы кергән ир-ат исән калган

news_top_970_100

Волоколамск шәһәрендә яшәүче 38 яшьлек ир-атның башына арбалет угы кергән. Укны табиблар алган, һәм ир-ат исән. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

14 сентябрьдә иртән биредә яшәүче хатын күршесенең хәлен белергә керә. Ир-ат коридорда аңсыз ята, аның башыннан нидер тырпаеп тора. Әлеге әйбер яза торган ручкага охшаган.

Аннары ир-ат аңына килә һәм иртәнге 7 тирәсендә аның ишегенә шалтыратуларын, таныш булмаган тавыш «ачыгыз, полиция» дип әйтүен сөйли. Хуҗа ишекне ачкач, аны фатирга төртеп кертәләр, 800 мең сум акча таләп итәләр. Таныш булмаган кешеләр хуҗада шундый сумма бар дип белдерә. Хуҗа андый акчасы булмавын әйтә. Аннары аның башына арбалеттан аталар.

Табиблар КТ ясый, ир-атның башындагы ук чигә сөяген сындыруын, баш миенең сул як өлешен яралавын ачыклый. Ләкин ир-ат аңында була, сөйләшә, башын гына бора алмый. Укны нейрохирурглар ала. Хәзер ир-ат реанимациядә.

Полиция хезмәткәрләре ир-атның өендә ике арбалет, патроннар таба. Чит кеше керү билгеләре ачыкланмый. Тик табиблар фикеренчә, ир-ат үзенә үзе мондый яра ясый алмый. Ул дус хатыны фатирында яши, хатын күптән түгел генә үлгән. Әлеге һөҗүм бурычлар белән бәйле булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100