Цифрлы ЖКХ, һөнәрчелек һәм мәйдан: Татарстан шәһәр-авылларын ни өчен бүләкләделәр
Татарстандагы дүрт территория «Иң яхшы муниципаль практика – 2026» Бөтенроссия бәйгесе лауреаты булды. Аксубай – беренче, Түбән Кама – икенче, Урта Тигәнәле авыл җирле өченче урын яулады, ә Бөгелмә иң яхшылар бишлегенә керде. Муниципалитетлар җитәкчеләре «Татар-информ»га бу җиңүнең алар өчен нәрсә аңлатканын һәм акчаларның нәрсәгә юнәлдереләчәген сөйләде.
«Иң яхшы муниципаль практика – 2026» Бөтенроссия бәйгесе йомгакларын «Хөкүмәт сәгате» кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин әйтте. Җиңүчеләр арасында ул Аксубайны аерым телгә алды, зур шәһәрләр генә түгел, ә кече җирлекләрнең дә федераль танылу алуын белдерде.
Илнең 33 төбәгеннән барлыгы 49 лауреат арасына Татарстаннан дүрт территория кергән. Аксубай беренче категориядә I урын, ә Түбән Кама шул ук категориядә II урын алган. Алексеевск районының Урта Тигәнәле авыл җирлеге икенче категориядә өченче урын алган, ә Бөгелмә беренче категориядә иң яхшылар бишлегенә кергән.
Бәйге җирле мәсьәләләрне хәл итүдә уңышлы тәҗрибәләрне ачыклау һәм тарату өчен ел саен үткәрелә. Муниципалитетлар биш юнәлеш: шәһәр төзелеше сәясәте, торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү, шәһәр хуҗалыгы цифрлаштыру, территорияләр белән идарә итү нәтиҗәлелеген арттыру һәм милләтара татулыкны ныгыту буенча проектлар тәкъдим итә.
Быел әлеге бәйгегә 1,3 мең чамасы гариза килгән. Гомуми приз фонды 1 млрд сумны тәшкил итә. Җиңүчеләр бәйге гаризаларында күрсәтелгән проектларны алга таба үстерү өчен дотация формасында федераль грантлар ала.
«Мондый чаралар җитәкчелек өчен дә, гражданнар өчен дә үз муниципалитетлары тормышында актив катнашырга, башка төбәкләрдәге хезмәттәшләренең уңышлы тәҗрибәләрен кулланып, көнүзәк мәсьәләләрне нәтиҗәлерәк хәл итәргә этәргеч булырга тиеш», – диде Михаил Мишустин.
Фото: © Аксубай районы матбугат хезмәте
Оештырылмаган территориядән – заманча киңлеккә
Аксубай бөтенроссия бәйгесенә «Мәйдан» иҗтимагый киңлеге янындагы территорияне төзекләндерү буенча проект тәкъдим иткән. Биредә милли бәйрәм, спорт ярышлары уздыра һәм гаилә белән ял итә торган урын булдырганнар.
Әле берничә ел элек кенә бу территориядә кирәкле инфраструктура булмаган. Хәзер монда бәйрәмнәр уздыру өчен сәхнә, мәйдан тирәли амфитеатр, капкалар, беседкалар һәм милли мотивлы архитектура объектлары бар. Спорт яратучылар өчен футбол кыры, чаңгы базасы, балалар өчен уен мәйданчыгы җиһазландырганнар.
Фото: © Аксубай районы матбугат хезмәте
Төзекләндерү-матурлау эшләре белән беррәттән, асфальт юл түшәгәннәр, урам фонарьләре, видеокүзәтү камералары һәм хәбәр итү системалары урнаштырганнар. Территорияне күмәк чараларны уңайлы һәм имин уздырырлык итеп җиһазландырганнар.
Фото: © Аксубай районы матбугат хезмәте
Өч мәдәният очрашкан урын
Аксубай проектының тагын бер әһәмиятле үзенчәлеге бар – ул төрле милләт вәкилләрен берләштерә. Районда чувашлар (42,4%), татарлар (38%) һәм руслар (18,6%) яши. Халыкның тагын 1 процентын башка милләт вәкилләре тәшкил итә. Шуңа күрә мәйдан ял һәм спорт урыны буларак кына түгел, ә гореф-гадәтләрне саклау һәм халыкны бер-береңнең мәдәнияте белән таныштыру мәйданчыгы буларак та уйланылган.
Монда Сабантуй, Троицк әйлән-бәйләннәре, Уяв һәм башка халык бәйрәмнәре уздырыла. Һәр бәйрәмнең үз йолалары һәм тарихы бар. Мәйданда алар районның бөтен халкын бергә җыя, милли гореф-гадәтләрне һәм төрле мәдәният кешеләре арасында татулыкны сакларга булыша.
Хәзер Аксубайда бу территорияне алга таба да үстерергә планлаштыралар. Бәйгедә җиңү өчен бирелгән 50 млн сумлык грантны экологик парк төзүгә тотарга ниятлиләр. Монда сукмаклар түшәргә, милли ишегаллары өчен агач йортлар һәм осталар халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен тәкъдим итә алсын өчен сәүдә мәйданчыклары төзергә җыеналар. Пландагы тагын бер пункт – коткару посты һәм кирәкле инфраструктура белән пляжны төзекләндерү.
Ахыр чиктә, мәйдан тирәсендәге территория бәйрәмнәрдә генә килеп була торган түгел, ә ял көннәрен уздыру, табигатьтә ял итү һәм Аксубай районында яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләре белән танышу урыны да булачак.
Алмаз Мингулов
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»
«Татарстан һәрвакыт бөтен гаризалар буенча да көчле»
Аксубай районы башлыгы Алмаз Мингулов әлеге җиңүне муниципалитетның сайланган юнәлештә эзлекле алга баруын раслау дип саный.
«Шәхсән минем өчен Бөтенроссия бәйгесендә җиңү безнең дөрес юнәлештән баруыбызны һәм районның республика белән бергә эзлекле рәвештә үсүен аңлата. Без федераль программаларда катнашабыз, һәм бу безнең командага тәҗрибә тупларга ярдәм итә. Узган ел без «Уңайлы шәһәр мохите» программасы җиңүчеләре булдык һәм 150 млн сумлык ике проектны гамәлгә ашырдык – Яшьләр паркы һәм Җиңү паркы. Быел «Иң яхшы муниципаль практика» бәйгесендә җиңдек», – дип сөйләде «Татар-информ»га Алмаз Мингулов.
Район башлыгы сүзләренчә, көндәшлек бик җитди булган: бәйгегә биш номинация буенча якынча 1,2 мең гариза килгән. Шәһәр төзелеше сәясәте юнәлешендә зур шәһәрләр дә катнашкан. Әмма Аксубай конкрет нәтиҗәләр һәм киләчәк үсеш перспективалары белән яхшы эшләнгән проектны тәкъдим итә алган.
«Иң мөһиме – бу концепцияне алга таба тормышка ашыру ярдәмендә ирешеләчәк максатлар», – диде Алмаз Мингулов.
«Һәм иң мөһиме: Татарстан һәрвакыт барлык гаризалар буенча да көчле, һәм без моны дәлилләдек, шул исәптән безнең муниципаль район аша да исбатладык», – диде ул.
Радмир Беляев
Фото: © Түбән Кама районы матбугат хезмәте тәкъдим итте
Түбән Кама коммуналь хезмәтләрне бердәм үзәккә берләштергән
«Иң яхшы муниципаль практика – 2026» Бөтенроссия бәйгесенең I категориясендә беренче урынны Түбән Кама алды. Торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүгә һәм цифрлы карарлар кертүгә юнәлдерелгән «Торак-коммуналь һәм шәһәр хуҗалыгы белән идарә итү үзәге» проектын федераль дәрәҗәдә билгеләп үткәннәр. Грант суммасы 40 миллион сум.
Проекттагы төп элементларның берсе – идарәче һәм ресурслар белән тәэмин итә торган оешмаларның деспетчерлык хезмәтләрен туплаган бердәм колл-үзәк. Хәзер проблема турында хәбәр итү өчен бер номерга гына шалтырату да җитә. Мөрәҗәгатьне җаваплы белгечләргә тапшыралар һәм аны башкаруны контрольдә тоталар. Моннан тыш, шәһәрдә мөрәҗәгатьләрне анализлыйлар, проблемалы участокларны ачыклыйлар һәм коммуналь хезмәтләрнең алга таба эшчәнлеген планлаштыралар.
«Бу аварияләрне һәм шикаятьләрне генә кабул итеп калмыйча, кабатлана торган проблемаларны күрергә һәм эшне киләчәк перспективада планлаштырырга ярдәм итә», – дип сөйләде «Татар-информ»га Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев.
Фото: © Түбән Кама районы матбугат хезмәте тәкъдим итте
«Иң мөһиме – халыкның чын үзгәрешләрне күрүе»
Радмир Беляев сүзләренчә, ул югары нәтиҗәгә өметләнгән, гәрчә федераль дәрәҗәдә көндәшлек бик җитди булган. Россиядәге күпчелек калалар шәһәр хуҗалыгына заманча технологияләрне актив кертә, диде ул.
«Түбән Каманың җиңүгә яхшы шанслары булуны аңладым. Безнең тәҗрибә федераль дәрәҗәдә бер генә танылмады инде. Әйтик, узган елда «Цифрлы Түбән Кама» проекты Идарәче инновацияләр Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган иде», – диде район башлыгы.
Радмир Беляев фикеренчә, мондый бәйгеләрдә катнашу, муниципалитетка үз карарларын башка шәһәрләр тәҗрибәсе белән чагыштырырга һәм алга таба нинди чишелешләрне үстерергә икәнен аңларга булыша. Әмма экспертлар бәясе уңышның бердәнбер күрсәткече түгел.
«Безнең өчен иң мөһиме, әлбәттә, бүләкләр түгел, ә халыкның чын үзгәрешләрне күрүе һәм аларның яңа мөмкинлекләрдән актив файдалануы», – диде ул.
Түбән Кама үз эшләрен башка муниципалитетлар белән дә уртаклашырга әзер. Шәһәргә Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән белгечләр килеп, мондагы цифрлы каралар һәм коммуналь хезмәтләр эшен оештыру белән таныша.
«Муниципалитетлар уртак проблемаларны кем яхшырак хәл итә дип ярышырга түгел, ә нәтиҗәле карарлар белән бүлешергә тиеш. Әгәр безнең практика башка шәһәрдә коммуналь хезмәтләр эшен тизрәк җайга салырга һәм хезмәтләрне халык өчен уңайлырак итеп ясарга булыша икән, димәк, без дөрес юнәлештә барабыз», – диде Радмир Беляев.
Фото: © Алексеевск районы матбугат хезмәте
Хәтта кечкенә авыл да зур инвестицияләр җәлеп итә ала
«Иң яхшы муниципаль практика» бәйгесендә II категориядә өченче урынны Алексеевск районының Урта Тигәнәле авыл җирлеге яулаган. Бәйгегә «Муниципаль инвестиция стандартын комплекслы кертү һәм файдаланылмый торган җирләрне әйләнешкә кертү» проектын тәкъдим иткәннәр.
Җирлеккә ике авыл – Урта һәм Түбән Тигәнәле авыллары керә, 643 кеше яши. Биредә урта һәм кече эшмәкәрлекнең 15 субъекты теркәлгән – авыл хуҗалыгы оешмалары, гаилә фермалары, умартачылык, гөмбә фермасы һәм башка төр җитештерүләр эшли.
Практиканың төп өлешләреннән берсе – җирле хакимиятнең эшмәкәрләр һәм инвесторлар белән хезмәттәшлеге. Аларның күбесе шушы авылларда туып үскән һәм туган якларына ярдәм күрсәтүне дәвам итә. «Алга» җәмгыяте аерым роль уйный: предприятие халыкны эш белән тәэмин итеп кенә калмый, территория үсешенә дә өлеш кертә. 2025 елда җирлек инфраструктурасына ул 16,5 млн сум юнәлдергән. Тагын 10 млн сумга якын акчаны башка инвесторлар керткән.
Проектның аерым юнәлеше – ташландык җирләрне хуҗалык файдалануына кайтару. Мәсәлән, элекке колхоз территориясе урынындагы 20 гектар җирне булачак ат комплексы өчен чистартканнар һәм тигезләгәннәр. Киләчәктә монда атта йөрү дәресләре оештырырга планлаштыралар.
Илдар Хәмәтвәлиев
Фото: © Алексеевск районы матбугат хезмәте
«Төп сер – кешеләрдә һәм ышанычта»
Урта Тигәнәле авыл җирлеге башлыгы Илдар Хәмәтвәлиев фикеренчә, зур булмаган авылны үстерү нигезе инвестицияләр һәм хуҗалык проектлары гына түгел, ә кешеләрнең уртак бурычларны бергә чишәргә әзер булуы да.
«Без бердәм команда булып эшләргә тырышабыз. Администрация, «Алга» авыл хуҗалыгы оешмасы, эшмәкәрләр, бүген башка шәһәрләрдә яшәүче якташларыбыз – авылны үстерүгә һәммәсе булдыра алганча үз өлешен кертә», – дип сөйләде ул «Татар-информ»га.
Авыл башлыгы сүзләренчә, «Алга» оешмасы территорияне төзекләндерергә булыша, социаль инициативаларга ярдәм күрсәтә, иҗтимагый проектларда катнаша һәм су белән бушлай тәэмин итә. Авыл халкы да читтә калмый: алар ел саен өмәләргә чыга, җәмәгать урыннарын һәм авыл зиратларын тәртипкә сала, территорияләргә вак-төяк ремонт ясауда һәм карап торуда булыша.
Керемнәрнең төп чыганагы – үзара салым программасы. Урта һәм Кече Тигәнәле авыллары халкы бер кешедән 1,5 мең сум күләмендә кертем билгеләгән. Республика финансларын исәпкә алып, 2025 елда 2 миллион сумга якын акча җыелган. Бу акчаны юлларны төзекләндерүгә, су белән тәэмин итүгә, төзекләндерүгә һәм халыкның башка ихтыяҗларына тотканнар.
Фото: © Алексеевск районы матбугат хезмәте
Моннан тыш, җирлек бюджеттан тыш акчалар да җәлеп итә. Инвесторлар ярдәме белән «Тигәнәле-Алан» паркы үсә, иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелә, җәмәгать объектлары яңартыла. Бу күп кенә мәсьәләләрне масштаблы бюджет кертемнәреннән башка хәл итәргә мөмкинлек бирә, дип саный җирлек башлыгы.
«Һәрвакытта барысын берьюлы хәл итеп бетереп булмый, тик бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калырга тиеш түгел. Һәм тагын бер принцип – кемдер килеп эшләп биргәнне көтеп ятарга кирәкми. Үзеңә инициатива белдерергә, мөмкинлекләр эзләргә, фикердәшләр җәлеп итәргә кирәк», – дип сөйли Илдар Хәмәтвәлиев.
Халык волонтерлык эшендә дә катнаша: махсус операция зонасындагы хәрбиләргә булыша, маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый, кирәкле азык-төлек һәм әйбер җыя.
Бәйгедә җиңгән өчен алынган акчалата премияне (7 млн сум) территорияне төзекләндерүгә, су белән тәэмин итү челтәрләрен яңартуга һәм юллар ремонтына сарыф итәргә ниятлиләр.
«Авыл үсеше төзелгән объектлар саны яки кертелгән акча белән генә бәяләнми. Иң мөһиме – кешеләрнең монда яшисе, эшлисе, балалар үстерәсе һәм кече ватаннарына кайтасы килсен», – диде авыл башлыгы.
Фото: © Бөгелмә районы матбугат хезмәте
Бөгелмә традицион һөнәрләрне саклау проекты тәкъдим итте
«Иң яхшы муниципаль практика – 2026» бәйгесенең I категориясендә иң яхшы муниципалитетлар бишлегенә Бөгелмә дә кергән. Традицион мәдәниятне саклау һәм популярлаштыру проекты федераль дәрәҗәдә танылган. Ул «Милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, муниципаль дәрәҗәдә милли сәясәт өлкәсендә башка чараларны гамәлгә ашыру» номинациясендә лауреат булган.
Проект нигезендә – шәһәрнең Һөнәрчелек йорты һәм «Ремеслам – жить!» программасы. Бөгелмә Һөнәрчелек йорты 2015 елда ачылды һәм Татарстанда беренче шушындый оешма булды. Бүген монда җирле фольклор һәм гамәли сәнгать үрнәкләрен җыялар һәм өйрәнәләр, халык һөнәрчелеге осталары базасын алып баралар, иҗади лабораторияләр, остаханәләр һәм коворкинг-зоналар эшли.
Фото: © Бөгелмә районы матбугат хезмәте
Теләүчеләр кулдан туку, традицион чүлмәкчелек, агачтан уеп ясау һәм агачка рәсем ясау, корама тегү һәм йон басу серләренә төшенә ала. Дәресләргә балалар да, олылар да йөри, шулай ук гаиләләре белән йөрүчеләр дә бар. Моннан тыш, районның авыл клубларында 43 декоратив-гамәли сәнгать студиясе эшли, аларның дүртесе «Татарстан Республикасының үзешчән халык коллективы» дигән исемгә лаек.
Проектның тагын бер өлеше – «Һөнәрче Бөгелмә» төбәкара традицион һөнәрләр фестивале. Аны 2019 елдан бирле үткәрәләр. Ел саен ул Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән килгән осталарны берләштерә. Фестиваль шәһәрнең мәдәни брендларының берсенә әверелде һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы фестивальләре картасына керде.
Проект Бөгелмә районында яшәүче татарлар, руслар, чувашлар, мордвалар һәм башкортларның гореф-гадәтләрен сакларга булыша. Шул ук вакытта монда һөнәрләр күргәзмәләр һәм музей экспозицияләре белән генә чикләнми: алар хәзерге тормышның бер өлешенә әверелә, кешеләргә яңа күнекмәләр үзләштерергә, һөнәр алырга һәм акча эшләү өчен мөмкинлек табарга булыша.
Фото: © Бөгелмә районы матбугат хезмәте
«Халык һөнәрчелеге – буыннарның тере диалогы»
Бөгелмә бәйгедә өч мәртәбә катнашкан инде. Проект ике тапкыр федераль этапка барып җиткән, әмма бары тик быел гына лауреатлар исемлегенә керергә насыйп була. Шәһәр башлыгы Дамир Фәттахов халык хуплаган инициативага игътибарның аеруча кыйммәтле булуын ассызыклады.
«Минем өчен җирле инициативадан үсеп киткән һәм чыннан да халык өчен кирәкле проектның танылуы бигрәк тә мөһим. Ирина Петровна Ибәтуллинага һәм районның барлык мәдәният командасына тырышлыклары һәм системалы эшләре өчен рәхмәтлемен», – диде мэр.
Фото: © Бөгелмә районы матбугат хезмәте
Җиңү өчен Бөгелмә 10 млн сум алачак. Бу акчаны Һөнәрчелек йортындагы җиһазларны модернизацияләүгә һәм осталарның цифрлы базасын киңәйтүгә тотарга планлаштыралар. Дамир Фәттахов сүзләренчә, бәйгедә катнашуның әһәмияте федераль танылу һәм финанс ярдәм өчен генә түгел: ул гореф-гадәтләрне сакларга һәм бер үк вакытта мәшгульлек, эшмәкәрлек һәм туризм өчен яңа мөмкинлекләр булдырырга да ярдәм итә.
Бөгелмәнең 250 еллыгы алдыннан бу эш аеруча әһәмияткә ия. Моннан тыш, хәзер нефтьчеләр һәм күрше районнар белән Татарстанның көньяк-көнчыгышында геопарк булдыру эше алып барыла. Традицион һөнәрләр аның мәдәни һәм туристик программасының бер өлеше булырга мөмкин.
«Безнең өчен Бөгелмәнең бай тарихының сакланып кына калмыйча, киләчәк үсеше өчен ресурска әйләнүе дә мөһим», – диде Дамир Фәттахов.
Шәһәр башка муниципалитетлар белән дә үз тәҗрибәсен уртаклаша. Әмма чит карарларын күчереп алу түгел, һәр территориянең үзенчәлеген – тарихын, гореф-гадәтләрен һәм җирле осталарын исәпкә алу мөһим, диде шәһәр җитәкчесе. Бөгелмә үзе дә коллегаларының уңышлы практикаларын өйрәнү өчен ачык. Мондый хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр шул исәптән геопарк төзү эше нәтиҗәсендә дә киңәя.
Әгъзам Гобәйдуллин
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Бәйге муниципалитетларга үсәргә булыша
Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин «Татар-информ»га искәрткәнчә, республика «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия бәйгесендә 2017 елдан бирле катнаша. Шушы вакыт эчендә ул муниципалитетлар өчен федераль финанс ярдәме алу мөмкинлеге генә түгел, ә тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына да әйләнгән.
Ел саен Татарстан шәһәр-районнары һәм авыл җирлекләре төзекләндерү, инфраструктураны үстерү, иҗтимагый киңлекләр булдыру, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм халыкка ярдәм итү проектларын тәкъдим итә. 2026 елда республика федераль этапка 76 гариза арасыннан сайлап алынган 45 проект җибәргән.
«Алар барысы да республика территорияләренең тормышын яхшыртуга һәм төзекләндерүгә юнәлдерелгән. Федераль дәрәҗәдә хупланган проектлар өстәмә стимул һәм алга таба тормышка ашыру өчен саллы финанс нигез алачак», – диде Гобәйдуллин.
Аның сүзләренчә, бәйгедә катнашуның финанс нәтиҗәсе иң мөһиме түгел. Муниципалитетлар башка төбәкләр тәҗрибәсе белән таныша, ә Татарстанның уңышлы практикалары республикадан читтә таныла һәм илнең башка субъектларында кулланыла.
«Ахыр чиктә, нәтиҗәле эш тәҗрибәсе, илнең муниципалитетларын үстерүгә һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итеп, күп кенә төбәкләргә тарала», – диде Татарстанның Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе.
Чыганак: «Татар-информ», Эльза Кузнецова