Россиядә акчаның яңа формасы гамәлгә керде – сүз цифрлы рубль турында бара.
РФ Президенты 2023 елның 24 июлендә «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль законны имзалады. Әлеге закон илдә цифрлы рубльне әйләнешкә кертү тәртипләрен көйли. Моның өчен махсус цифрлы платформа булдырылачак, һәм аның белән РФ Үзәк банкы идарә итәчәк.
Шул рәвешле, хәзер рубльнең өч формасы барлыкка килә: кулдагы кәгазь һәм тиен акчалар, банк счетындагы һәм картасындагы акчалар, 2023 елның 1 августыннан исә цифрлы акчалар да шулар рәтенә өстәлә.
Цифрлы акча – ул уникаль цифрлы код. Ул кәгазь акчаларны алыштырмый, ә рубльнең цифрлы код рәвешендәге өстәмә формасы булачак.
Цифрлы рубльне РФ Үзәк банкы чыгарачак. Мондый акчалар гражданнарның цифрлы кошелекларында сакланачак. Ә ул кошелекны (ягъни счетны), гадәти коммерцияле банкка мөрәҗәгать итеп, РФ Үзәк банкының махсус электрон платформасында ачарга кирәк. (Счет ачар өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) теркәлү мөһим). Цифрлы акчалар белән финанс операцияләрен шул платформа аша башкарып булачак. Әлеге платформадан физик, юридик затлар да, шәхси эшмәкәрләр дә файдалана ала. Цифрлы кошелекка гадәти банкларның мобиль кушымтасы яки интернет-банк хезмәте аша кереп булачак.
Хәзер РФ Үзәк банкы цифрлы акчаларны иң беренче тәҗрибә рәвешендә 13 банк белән сынап карый. Тәҗрибә барышында цифрлы кошелек ачу, аларга цифрлы рубльләр салу, физик затлар арасында акча күчерү, товар һәм хезмәтләр өчен QR-код (КуАр-код) буенча цифрлы акча белән түләү кебек операцияләр башкарылачак. Әлеге тәҗрибәдә 11 шәһәрдәге 30 сәүдә һәм хезмәт күрсәтү предприятиесе катнаша. РФ Үзәк банкы планы буенча, ул киң кулланышка 2025 елда керәчәк.
Цифрлы акчаны файдалану-файдаланмау – гражданнарның үз ихтыярында. Әгәр кешегә кемдер цифрлы акча күчерсә, аның ул акчаны үзенең банк счетына салу һәм, кирәк икән, банкомат яки банк кассасы аша чыгартып алу мөмкинлеге бар. Бу – банк картасыннан файдалануга охшаган. Цифрлы рубльне цифрлы кошелекта сакларга, башка кешегә күчерергә, товар һәм хезмәтләр өчен түләргә ярый.
«Гадәти түләү чарасы булачак»
Экспертлар, цифрлы рубльнең уңай ягы турында әйткәндә, акчаларның сакланышын тәэмин итеп булачагын искәртә. Әгәр коммерцияле банк ябылса, андагы акчаларны югалту куркынычы бар, ә Үзәк банк счетында сакланган цифрлы акча югалмаячак.
«Цифрлы рубль илдә акча әйләнешен контрольдә тотуны көчәйтү өчен кертелә. Ул акча «юу», коррупция һәм салымнар түләүдән качу кебек тискәре күренешләргә каршы көрәшнең нәтиҗәсен арттырыр, дип көтелә. Цифрлы валюта әйләнеше дәүләт өчен тулысынча ачык булачак. Бу – киләчәктә банк системасын национализацияләүгә таба адымнар ясалуын күрсәтә», – ди БКФ банкының аналитика идарәсе башлыгы Максим Осадчий.
«Финам» финанс төркеме аналитигы Александр Потавин хәзерге вакытта коммерцияле банклар клиентлар счетындагы акчалардан бушлай файдалана, ә цифрлы акчаларга кагыла алмаячак, чөнки алар инде коммерцияле банктагы счетларда түгел, ә РФ Үзәк банкында сакланачак, дип аңлата. «Моның бер кимчелеге бар – Үзәк банк аңа процент исәпләмәячәк, шуңа күрә гражданнарга акча саклау чарасы буларак файдасы юк дигән сүз. Ә банклар өчен кимчелекле ягы – халык акчасының бер өлеше банклардан Үзәк банкка күчәчәк. Мондый шартларда цифрлы рубль гадәти түләү чарасы булачак», – ди ул.
Россия беренче булырмы?
Бүген башка илләр дә цифрлы валюта файдалану мәсьәләсен карый. Кариб диңгезе буендагы кайбер дәүләтләрдә цифрлы валюталар кертеп карады. Әмма халык алардан бик файдаланмый. Кытай да цифрлы юаньне сыный, ләкин халыкның исе китми.
«Кытай тәҗрибәсе күрсәткәнчә, цифрлы валюта кертүнең нәтиҗәле ысулы – бюджеттан түләүләр алучы гражданнарны цифрлы валютага күчерү», – ди финанслар аналитигы Максим Осадчий.
Димәк, әлегә дөньяның бер илендә дә цифрлы валюта проекты тулы көченә эшләми. Россия беренче булырмы?
Арина Потапова, Tatar-inform.ru