Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чибәркүл хастаханәсендә әни кеше сабыеның баш сөяген сындырган

news_top_970_100
Чибәркүл хастаханәсендә әни кеше сабыеның баш сөяген сындырган
https://pixabay.com/

Чиләбе өлкәсендәге Чирбәкүл шәһәрендәге хастаханәдә әни кеше сабый баласының баш сөяген сындырган. Бала тудыру йортында яткан чакта, әни кеше сабыеның елавына ярсый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Бер яшьлек малай имгәнгәч, аны авыр хәлдә реанимациягә күчерәләр.

Вакыйга балалар бүлегендәге палаталарның берсендә була. Сабый көйсезләнә, елый. Әни кеше ярсый, баланың башына берничә тапкыр суга. Икенче көнне иртән баланың имгәнгән булуын табиблар абайлап ала. Алар сабыйны карарга килгән булган. Малайның баш сөяге нигезе сынуы ачыклана.

Эчке эшләр министрлыгының Чиләбе өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте белешмәсе буенча, бала турында хокук саклаучыларга моңа кадәр дә билгеле була. Май аенда аның анасының туганы полициягә мөрәҗәгать иткән, ул сабыйны анасы кыйнау турында сөйләгән.

Тикшерү барышында хатынның баласына сугуы ачыкланган. Тиешле протоколлар төзелгән, штраф салынган.

Аннары бу гаиләне даими рәвештә полиция тикшерү башлаган. Июльдә алар баланың тәнендә тагын травмалар булуын ачыклаган. Әни кешегә карата җинаять эше ачылган. Аны психиатрия экспертизасына җибәргәннәр һәм хисапка куйганнар. Хатын суд көтеп торган, инде хәзер аңа тагын бер гаепләү өстәлә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100