Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чибәр хатын (Кәрим Кара)

news_top_970_100

Була җир йөзендә гүзәл затлар. Аларны күрүгә сулу каба, тез буыннарының хәле китә. Нигәдер күңел сыныклыгы тоям мин андый очрашулардан соң, мин дә яшәгән булам инде бу дөньяда. Әмма ир-ат халкы фәрештәгә тиң чибәр кызлар белән аралашудан курка төшәләр. Ничек барып сүз кушарсың шундый кәртинкәгә тиң нәрсәгә? Я мыскыллап көләр үзеңнән, я берәр сүз әйтер… Алар бит икенче төрлеләр, акыл белән генә аңлап булмый аларны. Теге икенче планетадан очып килгән инопланетяннар төсле. Чибәр кызның атлап йөрү рәвеше үзенчәлекле, авызын ачып берәр сүз әйтсә, энҗеләр коелган төсле инде менә. Шул чакта бертөрле рәхәтлек, күңел күтәренкелеге кичерәсең. Әйтерсең, син яңа тракторист булырга укып чыккан, иң яхшы киемең мамыктан сырылган фуфайка булган, битен сыткы баскан һушсыз авыл мокыты түгел, Ә Салсал батырга тиң. Менә бер генә сүз әйтсен бу өрфия зат, син, менеп, күктән йолдызлар чүпләячәксең.

Болары – хыяллар гына, авызыңны йомып читтән генә күзәткән чакта башны иләсләндергән әкияти уйлар. Чынлыкта, син бар вөҗүдең белән тоясың: тиң түгел син бу гүзәлгә, ул кем дә син кем? Шуңа күрә, авыз суларын корытып, хыялланасы да түгел. Үзеңә тиң булган кыз белән аралашуга ни җитә! Ичмасам рәхәтләнеп аралашасың аның белән, күкрәк киерәсең, булмаганны сөйләп, үзеңне күкләргә күтәрәсең. Ә ул, сокланып, синнән күзләрен ала алмый. Тагы шул ягы да бар. Көнләшеп, йөрәк бетереп торасы түгел. Синнән башка кемгә кирәге бар аның?

Алманың асылын корт ашый, ди. Бүген сиңа елмаер чибәр кыз, иртәгә башканы өметләндерер. Үзләрен әллә кемгә куеп, холыклары бозыла андый кызларның. Иң яхшысы – читтән генә карап сокланырга аларга. Шәхсән мин үзем гомер буе шундыйрак фикердә булдым. Үземнең мөмкинлекләрне чамалап (ә мин – кыска буйлы, кәкре аяклы, табак битле егет шәрәмәте идем), йөрәк яралап, омтылмадым матурларны яуларга. Шуңа да мәхәббәт дип төн йокыларым калмады, йөрәк чиренә тарымадым. Күршедә яшәгән кызны җитәкләп алып кайттым да, әти-әнигә:

– Менә киленегез шул булыр, – дидем.

– И, үзебезнең күрше икән дә. Без аны капка астыннан үрмәләп йөргән чагыннан беләбез. Ниндирәк булыр дип баш ватасы түгел. Яхшы булган, – дип хупладылар бу гамәлемне.

«Матур матурга карый, безгә матурлар кирәкми, акыллы булса ярый», – дип җырлыйлармы әле? Матурлар белән яшәү ничегрәктер – анысын белмим, әмма күрше кызы Гайшәне алып кайтканыма үкенгәнем булмады, шөкер. Шулай да бу озын гомердә матур хатын белән яшәү ничегрәк булганын миңа ишетергә-күрергә язган икән.

Күрше районда «Беларусь» тракторы сатылу хакында белдерү укыгач, баҗа белән шул тарафларга юл тоттык. Минем баҗа күпләп терлек асрый, техника бик кирәк аңа. Алуын алса, миңа да файдасы тияр, дип фикер йөрттем мин. Шуңа күрә, мине чакыргач, карышып тормадым, берсүзсез артыннан иярдем. Теге авылга барып җитүен җиттек без, трактор хуҗасын да күрдек. Кәгазьләр эшләргә район үзәгенә җиткәч, баҗаның машинасы туктап калды. Автосервиста иртәгә иртәнгә эшләп куярбыз, дип ышандырдылар.

Мондый хәлдән соң, трактор хуҗасы үзендә кунып китәргә чакырды. Башка чара юк иде. Хәлне аңлатып, өенә шалтыратты Шакир. Һәм без, бер попуткага эләгеп, кире авылга юл тоттык. Өс-башны каккалап, зур кирпеч өйнең бусагасын атлап үттек без. Өйгә тәмле аш исе таралган иде. Хуҗа кулларны юдырып, аш өенә үтәргә кыстады. Анда үткәч, ирексездән тукталып калдым. Баҗа кабыргага төрткәч кенә кузгалдым, күрсәтелгән урынга кереп утырдым. Мине хуҗабикәнең нурлы йөзе әсир итте. Бар яктан килгән, уеп ясалган төсле чибәр хатын иде хуҗабикә. Төпсез зәңгәр күзләр, кыйгач кашлар, озын керфекләр, уймак борын, чокырланып торган бит алмалары, килешле буй-сын – сүзләр белән сөйләп кенә аңлатырлык түгел иде инде менә. Баҗа да бер тынга сүзсез калды, монда ничек килеп эләккәнебезне оныттык. Хуҗабикә – аның исеме Гүзәлия икән – үзенең дәрәҗәсен белә иде, әлбәттә. Безгә ясаган тәэсирен дә чамалагандыр. Шуңа да бераз ипкә килергә 1-2 минут вакыт бирде безгә, аннан соң кыстап-кыстап сыйларга алынды.

Хуҗа юмарт кеше икән. Алыш-бирешне ныгытып куяр өчен, бер шешә дә өстәлгә утыртты. Мин өстәл артында үземне инсафлы тотарга тырышсам да, юк-юкта әлеге хатынга күз салып әсәрләндем. Бирсә бирә Ходай адәм баласына матурлык! Бу ир ничегрәк көн итә икән шундый мохиттә?

Яхшы гына сыйлангач, без ирләр тәмәке тартырга ишек алдына чыгып утырдык. Шунда мин телемне кычыттырып торган сорауны бирдем:

– Күңелледер ул шундый чибәркәй белән гомер итүләре. Курыкмыйсыңмы урлап алып китәрләр дип?

Шакир рәхәтләнеп авызын ерды.

– Куркам, кәнишне, ничек курыкмыйсың, ди… Сөйлим әле сезгә бу бәхеткә ничек тиенгәнемне. 5 ел элек матайдан капландым мин. Эчкән баштан инде. Авыр «Урал» мотоциклыннан. Мине җитәрлек изгән шул килбәтсез нәрсә. Сынмаган сөяк калмаган дигәндәй. Берни хәтерләмим, яхшы кешеләр очрап, китереп куйганнар больницага. Күзләрне ачкан идем – врачлар бәхәсләшә. Берсе әйтә, кулын кисик, ди, икенчесе әйтә, аягын кисәргә кирәк немедленно, ди. Чуртымамы гарип булып кояш астында газапланырга миңа? Сразы муеннан бусыннар, бетте-китте. Аерым палатада ятам, яшиселәр килми, малай, тәмам таралып төштем. Бер кызый утыртып куйганнар каравылларга. Анысы нәзек кенә тавыш белән: «Барысы да яхшы булыр», – дип мине тынычландырырга тырыша. Булыр сиңа яхшы шундый хәлдән соң. Аты-юлы белән сүгеп атам тегене, иң әшәке сүзләрне сайлап сибәм. Чукынып утырмасын монда зитка (нервыга) тиеп. Бер көн үтә, ике көн, аяк-куллар урынында әле, теге кыз бала урынына карый мине.

– Түзик әле, – диләр врачлар. – Монда гайрәт җитәрлек. Әллә тернәкләнеп китәр операциядән башка да...

Мин дә тынычлана төштем, уколлар куйсалар, сызланулар артык хәлне алмыйлар. Теге кызга игътибарлабрак карыйм. Я Хода, күктән төшкән фәрештә бит бу. Булмагае, минем хәзер фанилык белән алыш-биреш тәмам. Бакыйлыкка китеп баруым, бүген бар, иртәгә юк. Минем ни эшем бар чибәр кызларда? Миңа дигән хур кызлары мине зарыгып тегендә көтәләр әнә...

Могҗиза белән, врачларның тырышлыгы белән, әлеге кыз баланың тәрбиясе белән тәки адәм фигыленә кердем мин. Ә күңел шул кадәр беректе бу чибәргә, бераз күренми торса, тән температурасы күтәрелә, йөрәк кага башлый. Хәзер бөтенләй икенче төрле карыйм моңа. Уңайсыз элекке кылыкларым өчен. Ачуым да килә. Эше шундый булмаса, бер минут тормас иде ул минем янымда, дип уйлыйм. Ни булса булыр дип, бер көн бар көчемне йодрыкка тупладым да әйтеп салдым моңа:

– Чык миңа кияүгә, Гүзәлия. Үлем тырнагыннан тартып алдың, инде яшәргә дәрт бир. Синнән башка миңа яшәп торуның кирәге дә юк, – дим.

Аңлагансыздыр инде бу – минем булачак хатыным иде. Наян елмая бу:

– Син бик холыксыз, әшәке телле, кешене санга сукмаган егетсең бит әле, – ди.

– Сиңа нинди тормыш иптәшең кирәк, мин шундый булырмын, – дип вәгъдәләр бирәм тегеңә.

– Мин дә сиңа өйрәндем инде, ризалык бирми булмас, – дип көлә соңыннан.

Шулай итеп өйләндем мин, егетләр. Рәхәт тормышка чыккан, дисезме? Чак башланды шул чакта минем кичерешләрем. Үлеп көнләшәм моны, кибеткә чыккан җиреннән сагынып көтеп алам. Әмма үзенә сиздермим инде.

– Гел тракторыңда йөрерсеңме икәнни? Бүген карап тордым зоотехникка, кып иткән костюм киеп куйган, галстук таккан, эшкә китеп бара...

Йөрәгем өзелеп төште, дип торам: шул адәмгә күзе төшкәнме әллә минем хатынның?

Уйладым-уйладым да:

– Мин укырга керәм, – минәйтәм, – заочно, авыл хуҗалыгы институтына, механик булырга уйлыйм, – дим . Хатынымның шатланганын күрсәгез, үбә-коча бу мине. Шуннан зуррак бүләк булуы мөмкинме?

Әнә шулай хәйләләп, алдаштырып, института укытты мине, үз эшемне ачарга дәртләндерде, хәмерне онытканда бер алам авызга, мин дә сезнең кебек тарта идем – ташладым. Ул тәмәке исен яратмый. Берәр тартмаган адәмгә карый калмасын, дип, алдан кисәтәм. Бүген дә корылган мылтык кебек мин. Кайсы яктан куркыныч яный? Кемне хатын миннән өстенрәк күрә? Мин берәүгә дә аңа якынларга ирек бирмәячәкмен. Аның күңелен яулау өчен яшим, үлеп яратам үзен. Ну, бу турыда үзенә ызгынмыйм. Шунысын да әйтим, хатынымның бервакытта да көнләшерлек сәбәп биргәне булмады. Тырыш, балалар өчен үлеп тора, дөньясын көтә, мине хөрмәт итә. Барыбер йөрәктә киеренкелек саклана. Менә шулай чибәр хатын белән яшәү, җәмәгать, – дип тарих сөйләде хуҗа.

Икенче көн кайтканда, аның сөйләгәннәрен мин кабат хәтеремдә яңарттым. Юк, андый батырлыкка бара алмас идем мин чибәр хатын яулар өчен. Янымда Гайшәм булгач, шул бик җиткән, Ходай аннан аермасын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100