Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чи ризык, кояш нуры белән тукланучы блогерны баласын ачтан үтергән өчен 8 елга утырталар

news_top_970_100

Сочиның Лазарев суды блогер Максим Лютыйны, яшь баласының ябыгудан үлүе аркасында, 8 елга кырыс режимлы колониягә җибәрде. Бу хакта Краснодар крае судларының бердәм матбугат хезмәтенә сылтама белән РБК сайты яза.

Блогер җәза срогын кырыс режимдагы колониядә узачак. Шулай ук суд аңа 100 мең сум штраф та салган. Гаепләү ягы аңа шул ук суммадагы штраф һәм 8 ел да 6 ай сораган була.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән һәм шикаять ителергә мөмкин.

Максим Лютый ризыктан баш тарту һәм кояш энергиясе белән туклану яклы була. 2023 елның мартында аны Сочида тоткарлыйлар. Блогерга «Аңлы рәвештә кечкенә баланың сәламәтлегенә җитди зыян салу», «Бала тәрбияләү вазифаларын тиешенчә башкармау» маддәләре буенча гаепләү билгеләнә. Беренче маддә буенча аңа 15 елга, ә икенчесе буенча 3 елга кадәр иректән мәхрүм ителү янаган була.

Тикшерү фикеренчә, 2023 елның февралендә Лютыйның бергә яшәгән хатыны өйдә бала таба. Шуннан соң, Максим 1 ай дәвамында баланы әнисеннән алып, берәр тәүлек ач тота торган була. Алар бала тапканда да, аны ашатканда да табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Сабыйның хәле начарлангач, аны хастаханәгә алып китәләр, әмма бала юлда вафат була.

Баланың әнисен Максимны тоткарлаганчы, 2 көн алданрак тоткарлыйлар. 2023 елның сентябрендә аңа 2 елга төзәтү эшләре билгеләделәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100