Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чыршы янында бәйрәм итеп йөрүче хатынны Кыш бабай кыйнап ташлаган - видео

Шәһәр уртасында урамда исерек хатын Кыш бабай белән талашкан.

news_top_970_100
Чыршы янында бәйрәм итеп йөрүче хатынны Кыш бабай кыйнап ташлаган - видео

Воронеж өлкәсендәге Борисоглебск шәһәре уртасында Кыш бабай булып киенгән ир-ат һәм исерек хатын арасында низаг чыккан. Аннары Кыш бабай хатынны кыйнап ташлаган. Моны шаһитлар видеога төшереп алып, социаль челтәрләрдә тараткан. «Вести» каналы шул кадрларны күрсәтте.

Кыш бабай хатынны берничә тапкыр төрткәли һәм аннары җиргә егып сала.

Видеоларга карап кына, җәнҗал сәбәбен аңлап та булмый. Шулай да хатын-кызның Кыш бабайны ниндидер гаеп өчен ачулануы ишетелә. Кыш бабай исә «Мин андый сүз әйтмәдем», — дип аклана. Якын-тирәдә басып торган кешеләр исә телефоннарын алып, бу хәлне видеога төшереп тора, алар низагка кысылмый.

Социаль челтәр кулланучылар исә Кыш бабайның гамәлләрен гаепли, хатын-кыз нинди хәлдә булса да, аны кыйнарга ярамавын искәртәләр. Өстәвенә, әкият герое булган Кыш бабай балаларга психологик зыян китерүе дә мөмкин, диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100