Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чын татар егете»: көрәш буенча дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтовның улы шигырь сөйли

«Барлык егетләргә үрнәк», - дип язган инстачылар.

news_top_970_100
«Чын татар егете»: көрәш буенча дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтовның улы шигырь сөйли
"Татар-информ" архивы

Көрәш буенча дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтовның улы Камалны ТР Көрәш федерациясенең инстаграм сәхифәсендә туган көне белән котлаганнар.

Камал бик матур итеп татарча шигырь сөйли. Чын көрәшчеләр кебек биленә билбау буган, түбәтәй кигән. Кыскасы, бик талантлы егет. Камалның гайрәтле икәне дә күренеп тора, үсеп буйга җиткәч, әтисен дә уздыра башлар әле.

«Чын татар егете», «Барлык егетләргә үрнәк», «Булдырасың, Камал», — дип инстачылар да үсендергән һәм туган көне белән котлаган кечкенә Камалны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100