Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чын оливье салаты рецепты нинди була?

Совет заманында оливье салаты һәр Яңа ел табынының түрендә булган. 

news_top_970_100
Чын оливье салаты рецепты нинди була?

Оливье салатының исеме пешекче француз Люсьен Оливье исеменнән алынган. Ул 1860нчы елларда яшәгән. Иң беренче оливье рецепты 1894 елның мартында чыккан журналда бирелгән. Бу турыда «Википедия»дә язылган.

Беренче тапкыр оливье составында кыздырылган боҗыр (рябчик) ите, пешкән бәрәңге, чи кыяр, зәйтүн җимешләре, «провансаль» соусы, «кабуль» соусы булган.

  • Баштагы версияләрдә кулланылган соя-кабуль дигән ингредиентны инде өстәмиләр. Чөнки аны табып булмый. Соя-кабуль әфган соусы. Аны ясау өчен аш шулпасы, томат пастасы, суган, кызыл әче борыч, исле борыч, канәфер, аш серкәсе кулланалар.

1913 елгы рецептта кыргый кошлар яки өй тавыгы ите, бәрәңге, пикули, йомырка, салат-латук, майонез, соя-кабуль булган. 

  • Пикули — маринадланган яшелчәләр.

1948 елгы рецепта исә боҗыр ите, бәрәңге, чи яки тозлы кыяр, йомырка, яшел салат, майонез, соя-кабуль (соя соусы), аш серкәсе булган.

Вакыт уза торган, рецепт үзгәрә барган. Хәзер ит урынына колбаса, казылык салалар, пешкән кишер кушалар, консервланган борчак өстиләр. Замана хуҗабикәләре оливьены пешкән сыер ите, кыздырылган, ысланган тавык ите, пешкән колбаса, ысланган колбаса белән дә ясыйлар. Әлбәттә, барысын да оливье дип атыйлар. Тавык итеннән булса, «Московский», «Столичный» дип аталырга мөмкин.

Совет заманында оливье салаты һәр Яңа ел табынының түрендә булган. Владимир Маяковский бу салатка багышлап шигырь дә язган: «Ешь ананасы, Рябчиков жуй, День твой последний, Приходит, буржуй».

Менә шулайрак. Оливьеларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100