«Чын баһадир!»: Чулпан Йосыпованың икенче баласы туды!
Җырчы әлеге шатлыгы белән Инстаграм аккаунтында уртаклашты.
Бүген җырчы Чулпан Йосыпованың икенче баласы туды.
«Төпле аягың белән, балам! Әтисе белән без бик бәхетле һәм яратабыз сине.
4600 граммлык бәхет!» — дип язган Чулпан инстаграм аккаунтында.
Инстачылар Чулпанга изге теләкләрен язган: «Бәхетле, озын гомерле, тәүфиклы бала булсын! Сау-сәламәт булыгыз Матурым. Син бик молодец Чулпан. Настоящий баһадир! Бәхетле, тигез канатлы, сәламәт бала булсын! Баһадир булган, исэн сау булыгыз.
Ай-ай балам, баһадир алып кайткансың исән-сау тигезлектә үстерегез, сау-сәламәт булсын. Чын күңелдән сабыегыз туу белән тәбрик итәм! Бәхетле бала булсын, тигезлектә үстерергә язсын! Чулпан, чын күңелдән тәбрик итәм сине икенче тапкыр Әни булуың белән! Бик бәхетле, сау-сәламәт булып үссен! Сөбханалла, Батыр Булат», — дип язганнар.
«Малай мени монсы да, кыз гына булыр дип уйлыйм идем», — дип «дәгъва» белдерүче дә табылган.