Чыгарылыш кичәләре: "Хаммер", лимузин һәм "Ногай" рестораны
Быелгы чыгарылыш кичәләре ничек үткән һәм алар ничә сумга төшкән? Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе белеште.
30 меңгә төшкән лимузин һәм "Ногай"
Татар телендә белем бирүче мәктәпләрдә бай балалары укымый дип кем әйтә? 149нчы лицейның ничек ял иткәнен балалары "элиталы" мәктәпләрдә укыган ата-аналар да көнләшеп сөйләде безгә. Интертат шул мәктәптә белем алган укучыларның берсе белән сөйләште.Казан шәһәренең “Татар телендә белем бирүче 149нчы лицей” укучысы: “Бүләкләр алу, ресторанда утыру, үзеңне матурлау – барысы бергә 30 мең тирәсе чыкты. Әти-әниләребез безгә көтелмәгән бүләк ясады: лимузинда Казанның матур җирләрендә фотоларга төшеп йөрдек. Безгә ул кызык булып тоелды, чөнки беребезнең дә мондый машиналарда йөргәне юк иде әле. Мәктәптә укытучыларга багышлап җыр җырладык, татар биюен һәм вальсны куйдык, уен-көлкеле спектакль уйнадык. Классыбызның яртысы рус, яртысы татар кешеләре булганга күрә, бер җырны татарча, икенчесен русча җырладык. Аннан соң, Бауман урамы, Казансу яры буйлап йөрдек. Әти-әниләр, укытучылар белән “Ногай” ресторанында җыелыштык. Алып баручы, ди-джей гына иде, артистларны чакырмадык.
Акча җыешканда конфликт та булды. Моны аңлап була, төрле кешенең төрле фикере бит. Бөтенесенә дә ярап булмый. Сыйныфыбызда 29 кеше. Урамнар буйлап барыбыз бергә йөрдек. Әмма шуларның 17се генә ресторанга барды. Шунысы кызык: бу бөтенләй акчага бәйле түгел иде, ул кешеләрнең теләкләре генә булмады, шаулы җирдә утырырга яратмыйбыз диделәр. Соңыннан таң аттырырга бардык”.
10 меңлек "Хаммер" һәм "Панорама" һәм Айгөл Бариева
Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева, Казан шәһәренең “177 лицее”: “Унышар мең җыештык. Чыгарылыш кичәсе мәктәптә үтте, рәсми өлеше өч сәгать барды. Былтыр кызым тәмамлаган иде, быел улым бетерде. Һәрвакыт бай, күңелле уза, чөнки иҗади яктан безнең лицей бик югары үсеш алган. Алар гел спектакльләр, мюзикллар куя. Оригиналь номерлар арасыннан әтиләргә һәм әниләргә багышланган чыгышлар булды. Әниләр уллары белән вальс биеде, шигырьләр укылды, тетрәндергеч музыка барышында әни булганнарга чәчәкләр бүләк иттеләр. Малайлар әтиләргә багышланган җыр башкарды. Минем өчен бу иң истә кала торган чыгышлар булды, хәтта, түзә алмыйча, күздән яшьләрем тамды. Алга таба кичә “Ривьера” отеленең “Панорама” ресторанында үтте, ул лицейга бик якын урнашкан. Балалар бөтенесе дә җәяү генә барды. Башкалар өчен җавап бирә алмыйм, мин дә, улым да барысыннан канәгать. Кичәне Айрат Заһриев алып барды. Әлбәттә, һәр җирдә теләк белдермәүчеләр була, уртак тел табып, барысы да хәл ителде, Аллага шөкер”.
Арзанлы һәм "йолдызлы" чыгарылыш кичәсе
Альмира Хәкимуллина, Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге “2нче татар гимназиясе”: “Ике мең җыештык, чөнки без ике класс. Һәр класста иллегә якын укучы бар. Барыбыз бергә йөзәү булдык. Ризасызлык белдерүчеләр юк иде. Чыгарылыш кичәсен тулысынча минем әнием оештырды. Бәйрәмгә татар эстрадасы җырчылары иганәче хисабына килде. Кичәбездә Зөлфәт Зиннуров, Булат Бәйрәмов, Илдар Әхмәтов, Мурат Гайсин, Ренат Галиәскәров, Айзат Шәйхелмарданов бар иде. Кичәгә махсус номерлар әзерләп тормадык. Чыгарылыш кичәсенә “Мега” сәүдә үзәгеннән үземә ошаган иң матур күлмәкне сатып алдым. Әйтергә кирәк, директорыбыз (Камәрия Хәмидуллина - ТИ) чыгарылыш кичәсендә тарихта беренче тапкыр төнге уникегә кадәр утырды!”
Тагын бер "Хаммер" һәм "Контрабас"
Дилəрə Кашапова, Казан шәһәренең “Татар телендә белем бирүче 27нче гимназиясе”: “17 меңгә якын түләдек. Чыгарылыш кичәсендә озынча Хаммер машинасында ике сәгать дәвамында шәһәр буйлап йөрдек. Матур урыннарда туктап, фотоларга төштек, фотосессия уздырдык. Хаммер машинасы белән йөрергә безгә әти-әниләребез тәкъдим итте, без бик теләп ризалаштык. Тантаналы өлеш гимназиядә булды, соңыннан Хаммерга таба җәелгән кызыл келәм буйлап бардык та, машинага утырып, “очтырдык”. Чыгарылыш кичәсен “Контрабас” ресторанында үткәрдек. Кичәне оештырыр алдыннан кемнеңдер барасы килмәде, кемдер акчасын түләүдән баш тартты. Әмма без “алтын урта”ны таптык, барысын да җайладык. Ике кешебез тантаналы өлештә генә булды, кичәгә бара алмады. Чараны безнең белән бергә укыган бер малайның әнисе алып барды. Төнге сәгать бергә кадәр утырдык. Таңны Кабан күле буенда әти-әниләр белән каршы алдык”.
9 меңлек "Ривьера"
Казан шәһәренең М.У.Устинова исемендәге "102нче гимназия" чыгарылыш укучысының әнисе: “Чыгарылыш кичәсе өчен барлык чыгым якынча тугыз мең булды. Кичә Ривьера отеленең “Панорама” ресторанында үтте. Бездә балалар күп, шуңа күрә чыгарылышның тантаналы өлеше дә ресторанда узды. Гимназияне барлыгы 101 укучы тәмамлады. Өстәвенә директорлар, укытучылар, ата-аналар бар бит әле... Барыбыз да гимназиянең актлар залына сыймас идек. Баштан аттестатлар бирделәр, аттестат алмыйча калган бала юк. Ялгышмасам, сигез алтын медаль эләкте. Иртәнге өченче яртыга кадәр утырдык. Соңыннан таңны каршы алдык. Бездә теләгән кеше барды, теләмәгән кешене беркем дә мәҗбүр итмәде”.
Болары - шәһәрләр булды. Ә авыл мәктәпләре чыгарылышны ничек каршылый?
4 мең һәм Фирдүс Тямаев
Зәлинә Хәйруллина, Саба районы “Югары Симет авылы урта мәктәбе”: “4 мең ярым акча җыештык. Кичәне авылыбызның мәдәният йортында үткәрдек. Актив укучыларга төрле номинацияләр биреп, аларны акчалата котладылар. Безнең Саба районында традиция бар: Саба районы башлыгы ел саен чыгарылыш кичәсенә артистлар чакыра. Сабадан бүләк булып, популяр җырчы Фирдүс Тямаев килде быел. Кичә бик кызыклы булды: Фирдүс Тямаев үзенең мәктәп тормышын, укытучыларын искә төшерде, беренче мәхәббәтен сөйләде, аннары рәхәтләнеп җырладык, ул сәхнәдән төшеп, аның белән бергә биедек тә әле! “Мин бик үк яхшы укымый идем, икелеләр беркайчан да алганым булмады, өчлеләр генә алдым”, - дип сөйләде Фирдүс Тямаев. Аның җырлары заманча, җитез, биеп була. Ул әти-әниләр белән дә җырлар башкарды. Кичә тәмамланганнан соң, бергәләшеп фотоларга төштек. Икенче өлеш мәктәптә узды. Алып баручылар үзебезнең мәдәният йортында эшләүче клуб мөдирләре булды. “Колак еракта, авыз колакта” дигәндәй, барыбыз да канәгать калдык. Чыгарылыш кичәсе бер генә, ул мизгелне хәтерләргә кирәк. Ата-аналарның берсе дә каршы булмады”.
Фирдүс Актанышка да өлгергән
Айзилә Шәймөхәммәтова, Актаныш районы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты”: “Без биш мең тирәсе җыелыштык. Иң элек “Тургай” кафесында укытучылар, әти-әниләр белән утырдык. Алып баручы Мөслимнән Гүзәл Рәхимуллина иде. Укытучыларга һәм әти-әниләргә җыр багышладык, кыскача шигырьләр сөйләдек. Укытучылар уку елларында булган хатирәләрен искә төшерде. Безнең күңелләрдә җылы хисләр уянды, хәтта мәктәптән китәсе дә килми башлады. Олыларның сүзләрен ишеткәч, балалыктан чыгасы килмәде. Аннары Актаныш районы администрациясе бинасы каршына барлык мәктәпләр дә җыелды. Уңышка ирешкән укучыларны котладылар. Актаныш башлыгы безнең өчен махсус бүләк ясады: танылган җырчы Фирдүс Тямаев чакырылган иде. Дөресен әйткәндә, бу традициягә әйләнеп бара, ел саен ниндидер артист чыгыш ясый. Укучылар Фирдүс Тямаев белән бергәләп аралашты, җырлады, чара бик күңелле узды. Соңыннан без, гимназия укучылары, әти-әниләр белән су буена пикникка чыгып киттек. Анда таң атканны каршы алдык.Без мәктәптә булган кызыклы вакыйгаларны сөйләп, укытучыларны көлдердек. Кичә җылы, дустанә мөнәсбәттә барды, барыбыз да канәгать калды. Укытучылар дуска әйләнде, үзебезне зурлар кебек тойдык”.
Шыгырданнар - шәһәрчә!
Люция Хисаметдинова, Чувашия Республикасы “№1 Шыгырдан урта мәктәбе”: “Чыгарылыш кичәсе сигез меңгә якын чыкты. Тантаналы өлеше Шыгырдан авылының мәдәният йортында булды, без анда ике сыйныф бергә утырдык. Безне күрергә дип укытучыларыбыз, туганнар, авылдашлар җыелды. Соңыннан, бер сыйныфыбыз Батыр районы кафесына китте, ә безнең сыйныф киредән мәктәпкә кайтты. Әти-әниләр барысына да канәгать калды, “сез нәрсә теләсәгез, без шуңа риза” дип тордылар. Тамада, арстистларны чакырып тормадык, барысын да үзебез әзерләдек. Кичәне башка сыйныфтагы бер егет белән алып бардык, кунакка авыл башлыкларын чакырдык. Вальслар биеп, җырлап, рәхмәт сүзләрен әйттек, аннары медальләр тапшырдылар. Күлмәгемне Казанда тектердем, кайсыдыр кызлар күлмәкләрне башка шәһәрләрдән сатып алган, чөнки бу бик мөһим вакыйга! Икенче көнне бергәләп шашлык пешерергә табигать кочагына чыктык”.