Чувашиянең Сориле авылы имамы вафат
Җәүдәт хәзрәт ун ел имам булып торды.
Чуваш Республикасы Яльчик районындагы Сориле авылы мәчетендә 10 ел имам булып эшләгән Җәүдәт хәзрәт Әхмәтҗанов вафат. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Чувашстан мөфтие урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов хәбәр итте.
«Сориле авылында 10 ел имам булып эшләгән Җәүдәт хәзрәт Ахметзянов бакыйлыкка күчте. Иртәгә 10:30 җеназа намазы укылачак”, — диде Ильяс хәзрәт.