news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чувашиянең элеккеге вице-президенты Лев Кураков вафат

Быел җәй Чувашиянең элеккеге башлыгы Михаил Игнатьев та вафат булган иде.

news_top
Чувашиянең элеккеге вице-президенты Лев Кураков вафат
Чуаашия Дәүләт Советы

Чувашиянең элеккеге вице-президенты, Чувашия Дәүләт Советының элеккеге рәисе Лев Кураков вафат. Аңа 77 яшь иде. Бу турыда төбәк хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

«21 декабрьдә 77 яшендә билгеле галим-икътисадчы, дәүләт эшлеклесе Лев Кураков вафат булды», диелә хәбәрдә.

Чувашия Дәүләт Советы рәисе Альбина Егорова мәрхүмнең гаиләсенең кайгысын уртаклаша.

Биредәге матбугат чаралары Кураков коронавирустан үлгән дип яза. Бу турыда RT хәбәр итте.

Быел 18 июньдә Чувашиянең элеккеге башлыгы Михаил Игнатьев вафат булды. Ул икеяклы пневмония фонында барлыкка килгән йөрәк-кан тамырлары җитешсезлеге аркасында үлде, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар