news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чувашиянең элекке башлыгы Михаил Игнатьев үлгән

Быел май аенда ул коронавирус белән авырый башлаган иде.

news_top
Чувашиянең элекке башлыгы Михаил Игнатьев үлгән

Чувашиянең элеккеге башлыгы Михаил Игнатьев вафат.

Ул Петербургта госпитальдә үлгән. Игнатьевта май аенда коронавирус табылган булган. Аның ике үпкәсе дә ялкынсынган.

2020 елның гыйнвар аенда Игнатьевны «ышаныч бетү сәбәпле» отставкага җибәргәннәр иде. Ул МЧС хезмәткәрләренә машина тапшырганда ачкычны сикереп алырга кушкан түрә буларак билгеле.

Шул вакыйгадан соң аны срогы чыкканчы ук эшеннән азат иттеләр. Ул, эшеннән куылуын законсыз дип исбатларга тырышып, Владимир Путинны мәхкәмәгә дә биргән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар