news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чувашиянең Батыр районында бер өйдә дүрт кеше янып үлгән

Ике хатын-кыз һәм ике ир-ат мәетен тулысынча янып беткән өй хәрабәләре арасыннан табалар.

news_top
Чувашиянең Батыр районында бер өйдә дүрт кеше янып үлгән
https://chuvashia.sledcom.ru

Чувашиянең Батыр районында урнашкан Алманча авылында бер өйдә ике хатын-кыз һәм ике ир-ат янып үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Чувашия Республикасы буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Бер катлы агач йортта янгын узган төндә була. Утны сүндереп бетергәч, хәрабәләр арасында йортның 55 яшьлек хуҗасы, аның өч танышы - 47 яшьлек ир-ат, аның 40 яшьлек хатыны, шушы авылда яшәүче 49 яшьлек хатын мәете табыла. Йорт тулысынча янып беткән.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар