Чувашиядә кияү белән кәләш утырган машина юл һәлакәтенә очраган
Туй кортежына чит машина килеп бәрелгән.
Чувашиянең Ибресинский районында туй машинасы авариягә очраган. Бу турыда Чувашия басмасы хәбәр итте.
3 октябрьдә көндезге өчләр тирәсендә Сосновка авылы янында Geely Emgrand һәм Lada Vesta машиналары бәрелешә.
«Туй кортежында сигез машина бара иде. Шул чакта чит кеше машинасы колоннага килеп керде. Ул арткы яктан килеп, туй кортежындагы „Веста“ га бәрелде. „Веста“ салонында кияү белән кәләш утыра иде. Аллага шөкер, бар да исән», — дип сөйләгән басма хәбәрчесе.
Эчке эшләр министрлыгының Чувашия буенча идарәсе мәгълүматы буенча, Lada Vesta машинасында утырып баручы 30 яшьлек пассажир хатын-кызга һәм Geely Emgrand машинасы белән идарә итүче 38 яшьлек ир-атка ярдәм кирәк булган.
«Аларны хастаханәгә салу таләп ителмәде. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана», — дип сөйләгән Эчке эшләр министрлыгының Чувашия буенча идарәсенең матбугат хезмәте вәкиле Егор Алексеев.