Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чувашиядәге куркыныч авариядә Казаннан өч пассажир үлгән (видео)

Чувашстандагы юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр арасында Татарстантан өч кеше бар.

news_top_970_100
Чувашиядәге куркыныч авариядә Казаннан өч пассажир үлгән (видео)
Чувашстанда һәлакәткә очраган микроавтобуста өч татарстанлының гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә Чувашия хезмәттәшләренә сылтама белән.

“Татар-информ” агентлыгы 24 ноябрьдә 17.15 сәгатьтә М7 трассасының 709 километрында Иске Янсит авылыннан ерак түгел “Опель” микроавтобусы белән “МАЗ” фурасы бәрелешкән дип хәбәр иткән иде.



Микроавтобусның өч пассажиры үлгән, икесе җәрәхәтләнгән. Якынча мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә микроавтобусны йөртүче гаепле. Авария микроавтобусның каршы як полосага чыгуы аркасында булган.

Һәлакәттә өч татарстанлы үлгән, бер кеше зыян күргән.

"Опель" йөртүчесе пассажирны Интернет сайтта җыйган.

«Опель микроавтобусы бер ай элек теркәлгән, дип хәбәр итә Чувашия Дәүләт автоинспекциясе. Шул вакыт эчендә видеокүзәтү камералары микроавтобус йөртүчесенең 18 тапкыр тизлеген арттыруын теркәгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100