Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чулпан Юсупова: «Ходаем минем тормышыма мәхәббәт җибәрде»

Җырчы Чулпан Юсупова тамашачыларын Яңа 2020 ел белән котлаган.

news_top_970_100
Чулпан Юсупова: «Ходаем минем тормышыма мәхәббәт җибәрде»
Рамил Гали

Җырчы Чулпан Юсупова инстаграм челтәрендәге сәхифәсендә интригалы язма урнаштырды. Ул уңышлары, сөенечләре белән уртаклашты, мәхәббәт турында да язды.

«2019 ел Аллаһыма рәхмәт, истә калырлык, кайгылары белән дә, шатлыклары белән дә…Ходаема рәхмәт, әти-әнием, якыннарым исән-сау, куанычым бәхетем улым үсеп килә, яшәр җирем бар, утырып йөрергә машинам, яраткан эшем, тамашачыларым бар… Ходаем, аерма шул бәхеттән! 25 яшемне тутырдым, гөрләтеп юбилейлар уздырдык, аннан юбилей концертымны.

Чит илләргә, чит төбәкләрдә Татарстаныбызның данын яклап чыгышлар ясадык, Владимир Владимирович алдында да җырларга да насыйп булды.

Көтмәгәндә, уйламаганда, язмыш кушыптыр инде, Ходаем минем тормышыма мәхәббәт җибәрде…

2020 ел барыбыз өчен дә уңышлы булса иде. Күк йөзебез тыныч, үзебез, якыннарыбыз исән-сау булсын!», — дип язган Чулпан Юсупова үзенең «Инстаграм» челтәрендә.

Тамашачы да Чулпанны котлаган, аңа уңышлар теләгән.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

!!!

Публикация от Чулпан Юсупова (@chulpanyusupova)

Чулпан Юсупова белән элемтәгә кердек.

Чулпан, әллә егетең бармы?

Бәхет тынычлыкны ярата, диләр. Бу хакта әллә ни кычкырып йөрисе килми. Яңа 2020 ел барыбызга да бәхет, мәхәббәт алып килсен.

Кызык, димәк, Чулпанның йөрәге буш түгел?!..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100