Чулпан Йосыповага Татарстанның атказанган артисты исемен бирделәр
«Татар моңын, татар халык җырларын мәңгелек итүгә үз өлешемне дә кертсәм, мин бәхетле булыр идем», — ди Чулпан Йосыпова.
Җырчы Чулпан Йосыповага Татарстан Республикасының атказанган артисты исемен бирделәр. Бу хакта Чулпан Йосыпова «Татар-информ»га хәбәр итте.
«Мин бик шат. Иҗатыма югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт. Бу исемне аклар өчен барысын да эшләргә тырышырмын. Һәр кеше өчен үз тырышлыгының нәтиҗәсе мөһим. Бу исемне алу миңа алга таба эшләргә көч, дәрт-дәрман өсти. Алда планнарым күп! Алла теләсә, эшләргә, иҗат итәргә иде. Татар моңын, татар халык җырларын мәңгелек итүгә үз өлешемне дә кертсәм, мин бәхетле булыр идем», — дип сөйләде җырчы.