Чулпан Йосыповадан сорау: җырчы акча түләргә тиешме, җырчыга түләргә тиешләрме?
Җырчы Чулпан Йосыпова Инстаграм сәхифәсендә радио һәм телевидениегә артистлар акча түләргә тиеш түгел дигән фикер җиткерде. Җырчылар җыр алып килми башлаган очракта, радио һәм телевидение нинди хәлдә калуы хакында уйлана ул.

Радио һәм телевидениегә җыр алып килгән өчен артистларның акча түләү мәсьәләсе Чулпан Йосыпованы да борчый. «Концертта чыгыш ясар өчен, җырны радиода куйсыннар өчен, телевизордан күрсәтсеннәр өчен җырчы акча түләргә тиеш. Кызык, ә? Вәәәт замана… Уйлап карагыз: берәр кафе яисә ресторан безгә ризык бирә. Ә соңыннан өстәп тагын акча түли…
Без ризык урынына җыр алып киләбез, соңыннан тагын акча түлибез. Күз алдыгызга китерегез: бер мәлне җырчылар җыр алып килми башласа, радио белән телевизордан ни тыңларбыз? Шуны уйлап басып торган чак», — дип язган җырчы.
Инстачыларны да җырчыларның акчалары хакында сораулар борчый икән:
«Радио белән телевидениегә җырчы күпме акча түли, аның бәяләре күпме соң, һәм бер концерттан җырчы күпме акча ала? Чулпан, шуны әйт әле, ул хәзер сер түгел инде. Фирдүс Тямаев 600 мең түләве хакында әйтте. Дөресме икән?
«Дөрес, күбрәк тә», - дип җавап биргән җырчы.
«Шуңа радиода да, телевидениедә дә әйбәт жырчылар калмады. Чүп-чар белән тулды татар эстрадасы»;
«Көлеп үләрлек»;
«Шуңа күрә бездә талантлы, моңлы тавышлары булып та сәхнәгә чыга алмаган җырчылар күп»;
«Дөрес түгел инде, алар артистка акча түләргә тиеш»;
«Җырламагыз! Бүтән жирдә эшләгез. Заводта, фабрикада, банкта, кибеттә», — дип язучылар да бар.