news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова “Әйтергә микән, әйтмәскә микән?” җырын башкара

Чулпан Йосыпова “Әйтергә микән, әйтмәскә микән?” җырын башкара.

news_top
Чулпан Йосыпова “Әйтергә микән, әйтмәскә микән?” җырын башкара


"Әйтергә микән, әйтмәскә микән?"

Сара Садыйкова көе, Әнвәр Зарипов сүзләре

Ничә ел буе инде мин моңлы,
Бер җыр йөретәм йөрәк түрендә.
Ялкын учагы күкрәккәемдә,
Ул инде хәзер җыр булып тулды.

Әйтергә микән, әйтмәскә микән,
Сине яратам, сине яратам!
Әйтергә микән, әйтмәскә микән,
Сине яратам, сине яратам!

Моңланып үтәм син йөргән юлдан,
Кабатлый йөрәк — кирәкми бүтән.
Ничә мәртәбә каршыма килдең,
Мин каушап калдым дулкынланудан.

Әйтергә микән, әйтмәскә микән,
Сине яратам, сине яратам!
Әйтергә микән, әйтмәскә микән,
Сине яратам, сине яратам!

Алсу яшьлекнең, гүзәл яшьлекнең
Азагы булсын бары кавышу.
Бәхетле тормыш гел әйдәп торсын,
Җырлары калсын, моңнары калсын.

Әйтергә микән, әйтмәскә микән,
Сине яратам, сине яратам!
Әйтергә микән, әйтмәскә микән,
Сине яратам, сине яратам!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар