Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова улларын калдырып, яңа ире белән Истанбулга киткән

Чулпан Йосыпова хәзерге вакытта тормыш иптәше белән Истанбулда.

news_top_970_100
Чулпан Йосыпова  улларын калдырып, яңа ире белән Истанбулга киткән
Рамил Гали

Җырчыдан инстачылар «Улларыгыз кайда?», «Бәбиегез кайда?» — дип кызыксынганнар.

«Хәерле кичләр! „Малайларыгызны кайда калдырдыгыз?“ — дип сораучылар күп. Бик начар сүзләр язучылар да булды. Без Истанбулга эшләр буенча килдек, нинди эшләр икәнен соңрак белерсез. Минем әнием: „Балаларны алып калам, ял да итеп кайтыгыз“, — диде. Шуңа күрә ял итеп кайтырга булдык, без озак булмыйбыз. Үзем дә смесь белән үстем, ике улым да шулай. Кайгырмагыз, зинһар өчен», — дип мөрәҗәгать белән чыкты җырчы.

«Бәбиегез кайда?», «Шундый кечкенә бәби кем белән калды?» - дигәнгә: «Борчылмагыз, урамда калдырмадык», — дип җавап биргән җырчы.

«Чулпан, мин сине бик хөрмәт итәм. Шулай да соңгы вакытта җавапларыңны шундый ямьсез язасың. Бу беренче генә төртмә җавап түгел инде», «Әлбәттә, урамда калдырмагансыздыр, андый ук дәрәҗәгә барып җитүне уйларга да куркыныч», «Бик матур пар, исән-имин йөреп кайтыгыз», — дип яза җырчының виртуаль дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100