Чулпан Йосыпова “Шиңгән чәчәкләр” җырын башкара
Әлфия Авзалованың иң популяр җыры Чулпан Йосыпова башкаруында.
"Шиңгән чәчәкләр"
Ренат Мөслимов сүзләре, Рим Хәсәнов көе
Яз көннәренә олы ямь өстәп,
Аккошлар кайтты син киткән яктан.
Сәламнәреңне алар әйтмиләр
Миңа ерактан, миңа ерактан.
Сиңа дип атап чәчәкләр җыйдым,
Җыйган чәчәкләр шиңделәр инде.
Кайтыр әле, дип көткән өметләр
Сүнделәр инде, сүнделәр инде.
Шиңгән чәчәкләр кабат терелер
Кайту хәбәре синнән килгәч тә.
Сүнгән өметләр кабыныр яңадан
Сине күргәч тә, сине күргәч тә.