news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова Ришат Төхвәтуллин концертында җырының сүзләрен оныткан

Чулпан Йосыпова Ришат Төхвәтуллин концертында җырының сүзләрен оныткан

news_top
Чулпан Йосыпова Ришат Төхвәтуллин концертында җырының сүзләрен оныткан
30 яшьлек юбилеена багышланган концертта Ришат Төхвәтуллин Чулпан Йосыпованы "иҗатташ дустым" дип тәкъдим итте. 

Чулпан Йосыпова "Әйтергә микән, әйтмәскә микән" җырын башкарды, әмма соңгы куплетында сүзләрен онытты. Җыр көенә "сүзләрен оныттым, сүзләрен оныттым" дип җырлады. 


Чулпан Йосыпова Инстаграмында Ришат белән Алтайга баруын искә төшерә. "Ике ел элек Әлмәттә бер матур мәҗлестә чыгыш ясаганнан соң группасында эшләгән скрипач егетне безнең белән кайтарды... Илгиз исемле егет дип әйтте...

Казанга кайтып кергәндә "Илгиз, кайда калдырыйк", ишетмәгәнгә салыша бу... Вакыт үткәч: 

- Мария, можете меня здесь оставить, ди.

Ришат безне алдаган, мине Мария дигән, ә Дашкынны (скрипач егет) Илгиз дигән. Хәзер мин Мария, ул Илгиз булып калды инде..." - дип язган Чулпан Йосыпова. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар