Чулпан Йосыпова: «Пилмәннәр ясалган, бөтен җир юылган, күлмәкләр үтүкләнгән, көтәбез»
Икенчегә әни булырга әзерләнеп йөрүче Чулпан Йосыпова Инстаграм битендә пост урнаштырган.
«Яңа 2021 елга аяк бастык. Пилмәннәр, кәтлитләр ясалган, ремонт ясалган, бөтен җир 2-3 тапкыр юылган, чистартылган, сөртелгән. Бөтен керләр, урын җирләре, күлмәкләр, чалбарлар юылган, үтүкләнгән. Чәйнекләр, плитәләр, микродулкынлы мичләр чиста. Аллаһка тапшырган, көтәбез!» — дип язган җырчы.
Инстачылар да җырчыга матур теләкләрен юллаганнар:
«Аллаһ бирса, барысы да әйбәт булыр!», «Исән-имин котылырга язсын. Дүрт саны төзек, сау-сәламәт бала булсын! Яхшы, сөенечле хәбәрләр көтәбез», «Исән-сау алып кайт бәбине».