Чулпан Йосыпова каз тәннәре чыгарырлык җыр яздырган
Җырчы яңалыгы белән үз сәхифәсендә уртаклаша.
Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова тамашачыларга «Тип әле, йөрәгем» дигән яңа җырын тәкъдим итте.
Яңа җырның көен Мурат Гайсин, ә сүзләрен Венера Мәхмүтова язган.
«Каз тәннәре чыгарлык булган бу», «Шәп», — дип бәя биргәннәр яңа җырга.