Чулпан Йосыпова: «Ирем белән яшь арабыз - 16 ел»
Җырчы Чулпан Йосыпова инстачыларның кайбер сорауларына җавап бирде.
«Беренче улыгыз белән ирегезнең аралары ничек?» - дигән сорауга ул: «Аллаһка шөкер! Беренче көннән үк бик яхшы», — дип җавап биргән.
«Сез үз өегез белән яшисезме?», «Ирегез белән яшь арагыз күпме?» - дип кызыксынучылар да булган.
«Фатирда яшибез, өебез төзелү процессында. Яшь арабыз — 16 ел», — дип җавап кайтарган Чулпан Йосыпова.