Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова ире белән танышуы турында: «Акчам юкта миңа ит, май, казылык ташыды»

Җырчы Чулпан Йосыпова сторисларына ире Фидан белән танышу һәм кавышу тарихын язган.

news_top_970_100
Чулпан Йосыпова ире белән танышуы турында: «Акчам юкта миңа ит, май, казылык ташыды»
Салават Камалетдинов

«Инде башка берәүне дә сөя алмам, улым Солтанны үзем генә аякка бастырырмын дип уйлап йөргәндә, Аллаһы Тәгалә мине тормыш дулкыным — Фиданым белән очраштырды. Карантин вакытында дусларым: «Шашлыкка килик әле», — дип шалтыраттылар. «Шашлыгыгызны күтәрегез дә, килегез», — дидем. Чөнки карантин, эш юк, шашлык алырлык акча юк иде. Дустым Илназар дус егетен дә алып килергә булган. «Нигә миннән сорамыйча кеше чакырасыз», — дип ачуландым. Әмма берни эшләп булмый иде инде. Карыйм, кереп килә бер абый (безнең яшь арасы шактый). Һушы китеп минем җырлаганны карап утырды бу, Солтан белән аралашты.

Иртән ят номер шалтырата. «Бу тирәдә йөри идем, чәй эчәргә кереп чыгыйм әле», — ди бу миңа. Минем күптәннән биш минутта уянып, бизәнеп, чәй өстәле әзерләгәнем юк иде.

Матур чәчәкләр, чәй эчәргә күп тәмлүшкәләр күтәреп килеп керде. Шуннан соң сыр, май, яхшы колбаса, ит китте хутка. «Әти-әниләреңә дә бир», — дия иде.

Беркөн әти: «Кызым, берәр колхоз рәисен таптыңмы соң син?» — дип куйды.

Шуннан бирле аерылышкан юк. Кешелеклелеге, тормышка карашы, сабырлыгы, миңа булган мәхәббәте белән яулады ул күңелемне.

Апрельдә таныштык, 5 май көнне өйләнешергә тәкъдим ясады. 16сы көнне кулны сорарга барды. Ә бер айдан миндә яңа тормыш яралганын — тиздән улыбыз туачагын белдек. 3 июль көнне никах укыттык.

Ул минем ышанычым, терәгем, дустым, ирем, абыем гына түгел, әле концерт директорым да», — дип язган Чулпан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100