news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова хастаханәгә эләккән

Җырчы Чулпан Йосыпова кинәт хәле начарланып хастаханәгә эләккән. Хәлен белешеп, Чулпанның үзенә шалтыраттык.

news_top
Чулпан Йосыпова хастаханәгә эләккән

“Кинәт хәлем начарланды, башым бик нык авыртты. Авыртуга түзә алмагач, “ашыгыч ярдәм” чакыртырга туры килде. Шундук хастаханәгә алып киттеләр, система куйдылар, уколлар ясадылар. Бүген мин өйдә, Аллага шөкер. Табиб “күбрәк ял итәргә, борчылмаска” дип дарулар язып бирде. Иң мөһиме – тынычлык кирәк”, - дип сөйләде Интертатка Чулпан.

Шулай да җырчының иркенләп ял итәргә арасы юк, концертлар белән гастрольгә чыгып китәргә җыена икән. “Ял итеп булмас. Эт елында тугач, үзем дә эт кебек. Хәл җиңеләйгәч, җиң сызганып эшкә тотындым. Пермь якларында концертлар башлана. Аннан соң - Казанда, Татарстан районнарында”, - ди ул.

Чулпанның элек тә баш авыртуына зарланганы булган. “Балага узгач та, башланды бу хәл. Элегрәк айга бер тапкыр гына була һәм җиңелрәк уза иде. Бу юлы бик авыр кичердем”, - ди Чулпан.

“Бәлки сиңа күз тиядер?” дигән сорауга: “Хастаханәгә килеп кергәч, шәфкать туташы да “күз тигәндер, әбигә генә барып кара” дип әйтте”, - дип җавап бирде Чулпан Йосыпова.

Чулпанга нык сәламәтлек, иҗатында зур уңышлар телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар