Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова «Дәшмә миңа, соң инде» җырын яңача яздырган

Тамашачылар җырчыга мактау сүзләре яудырган.

news_top_970_100
Чулпан Йосыпова «Дәшмә миңа, соң инде» җырын яңача яздырган
«Татар-информ» архивы

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова «Дәшмә миңа, соң инде» дигән җырны яңартып тәкъдим итте.

«Текә итеп үзгәртелгән. Сезнең башкаруда үзенчәлекле яңгырый» «Афәрин, Чулпан! Бу җырны Алсу Хисамиева да матур башкара иде», — дип танып алган җырны тамашачылар.

Исегезгә төшерәбез, җырның сүзләрен Сания Әхмәтҗанова, ә көен Зөфәр Хәйретдинов язган. «Бик зур рәхмәт сезгә, Чулпан! Иҗатыгызда, тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын!», — дип хәер-фатихасын биргән җырның авторы.

«Чын җырчы», «Бик көчле, талантлы жырчы. Теләсә нинди җырны җиренә җиткереп башкара», «Җырларыгыз бик моңлы, тыңларга рәхәт, чын моң иясе сез», «Менә кайда ул искиткеч моңлы, матур тавышлы жырчыбыз! Эстрадабызнын йөзек кашы! Татар халкынын бердәнбер өздереп, күңелләребезне айкап җырлаучы иң моңлы сандугачбыз. Сезгә тиңнәр юк», «Исемегез дә йолдыз! Бик тә җисеменә туры килеп тора», «Татар эстрадасының каймагы», — дип комментарий калдырган яраткан җырчылары турында тамашачылары.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100