Чулпан Йосыпова: "Бик җиңел түгел икән"
Җырчы Чулпан Йосыпова сәхнәгә баян белән чыгып, үзе уйнап үзе җырлады.
"Бүген эксперимент ясап карадым. 2005 елда Барда музыка мәктәбен баян классы буенча тәмамлаган идем. Бик сирәк уйный идем. Бик җиңел түгел икән, баянда уйнавыңны уйлыйсыңмы, җырлавыңнымы?" - дип язган Чулпан.