news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова “Ак күлмәгем” җырын башкара

Чулпан Йосыпова “Ак күлмәгем” җырын башкара.

news_top
Чулпан Йосыпова “Ак күлмәгем” җырын башкара

"Ак күлмәгем"
Шәмсия Җиһангирова сүзләре, Илфат Дәүләтшин көе


Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Бер киюдә каралттым.
Яратмавыңны белсәм дә,
Әллә нигә яраттым.

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Итәге зәңгәр бизәк.
Каерылган кош канатыдай
Әрнеп өзелә үзәк.

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Алларга манам инде.
Чәчәге сынгйн гөлләрдәй
Ялгызым калам инде.

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Алмаштырмам карага.
Дөрли-дөрли янсын әйдә,
Сулар сипмә ярага.

Мин караны кими диеп,
Син дә акны киярсең.
Гомер узгач, күлмәк тузгач,
Бәлки син дә сөярсең.

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Бер киюдә каралттым.
Яратмавыңны белсәм дә,
Әллә нигә яраттым.

Ак күлмәгем, ак күлмәгем,
Алмаштырмам карага.
Дөрли-дөрли янсын әйдә,
Сулар сипмә ярага.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар