news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова: «2021 елда үзем өчен зур ачыш ясадым»

Җырчы хыялларының чынга ашуына сөенгән.

news_top
Чулпан Йосыпова: «2021 елда үзем өчен зур ачыш ясадым»
Рамил Гали

«2021 елда зур ачыш ясадым, психология белән кызыксына башладым. Дөрес итеп хыяллана белсәң, хыяллар чынга аша икән. Хыялланып кына утыру дөрес түгел, әлбәттә, эшләргә кирәк. Быел чынга ашкан хыялларым:

Өебезне төзеп бетереп, күчендек. Командабыз белән гастрольләргә йөрергә автобус алдык. Бизнеста зур гына команда төзелеп килә, Аллаһка шөкер, бер-беребезне аңлап эшлибез. Казанда Уникста концерт куйдык. Мин хәзер берүзем генә түгел, командам бар, администратор, биючеләр, музыкантлар.

Аллаһка шөкер, көн саен дигәндә кечкенә генә булса да хыялым чынга аша, сезгә дә шуны телим, якыннарым», — дип язган ул Инстаграм битендә.

«Амин. Барыбызның да хыяллары чынга ашсын. Сәламәт булыйк», — дип өстәгән инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар