Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чулпан Гарипова тир исе килмәсен өчен дезодорант түгел, ә сода кулланырга киңәш итә

Инстачыларның күпчелеге Чулпанга «арзанлы дезодорант» турында әйтүе өчен рәхмәт укыган.

news_top_970_100
Чулпан Гарипова тир исе килмәсен өчен дезодорант түгел, ә сода кулланырга киңәш итә
https://www.instagram.com/tamada_chulpantv/

Тамада, элеккеге ТВ журналисты Чулпан Гарипова инстаграмдагы сәхифәсендә файдалы киңәшләре белән еш бүлешә. Бу юлы да ул виртуаль дусларына лайфхак тәкъдим итте.

Ул тир исе килмәсен өчен дезодорант түгел, ә сода кулланырга киңәш итә.

«Менә душтан чыктым да лайфхак белән бүлешергә булдым. Миннән нинди дезодорант кулланасың дип сораганнары да бар. Алар турында төрле сүзләр йөри, аннары күбесенең составында алюминий бар. Мин Башкортстан содасын кулланам. Кемдә присыпка савыты бар, шуңа салып куясыз да, үзегез белән дә йөртергә була. Бер юынып чыккач ике култык астына да сөртәсез дә, бернинди ис тә килми. Әллә нинди исле кешеләргә булыша. Кулланыгыз», — дип сөйли ул.

Инстачыларның күпчелеге Чулпанга «арзанлы дезодорант» турында әйтүе өчен рәхмәт укыган.

«Ничек сөртергә, коры килешме, юешләпме? Коела бит ул», — дип аптыраучылар да бар.

«Раковина алдына килеп сөртә аласыз, артыгы шунда коелып төшә», — дип җавап биргән ул.

«Ике ел кулланам, дезодорант сатып алганым юк», «Күптән кулланам», «Мин кулланам. Бик шәп булыша», — дип язучылар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100