Өчпочмаклы Изи, игезәкләр, "Барс" белән талашкан егет - Башкортстанда популярлык казанган яшь җырчылар
Башкортстанда яшәп иҗат итүче яшь татар җырчыларын барларга булдык. Татарстанда инде билгеле булган Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Радик Юльякшин, Гөлназ Асаева һ.б. искә алмадык. Без Башкорстанда инде популярлык яулаган, бүгенге көндә Татарстан сәхнәсенә беренче адымнарын ясаган татар җырчыларының иҗатлары белән таныштырабыз. Сезне Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Илнар Гильманшин, Айдар Ракипов, IZI, "Бәхетле" төркемнәре белән таныштырабыз.
Айдар һәм Алмаз Юнысовлар
"Кызлар белән экспериментлар ясый идек"
Айдар һәм Алмаз Юнысовлар - татар эстрадасында беренче игезәк җырчы егетләр. Алар тальянда һәм баянда уйнап җырлыйлар, җырларның аранжировкасын тулысынча үзләре эшли. Клиплары Татарстан телеканалларында да күренә башлады. Бик ачык егетләр, халыкка да, матбугатка да ачык.
Биография. Айдар һәм Алмаз Юнысовлар 1987 елның 18 февралендә Илеш районы, Түбән Череккүл авылында туалар. Мәктәптә 9 ел укып, Уфа сәнгать училищесында белем алалар. Аннан Уфа сәнгать академиясен тәмамлыйлар.
Сәхнәгә килүе. "Без 2нче сыйныфтан музыка мәктәбенә йөри башладык. Шуннан бирле баянда уйный башладык. Безнең әни матур җырлый, ә баянда карт әти уйный иде. Училищеда укыган вакытта җырлар яза башладык. 2006 елда без иҗат иткән “Яшик бу дөньяны яратып” җырын Салават Фәтхетдинов башкарды.
Шәхси тормышлары. “Бүгенге көнне без икебез дә өйләнгән. Балаларыбыз да бар, икебезнеке дә малай. Безнең хатыннарыбыз да иҗат кешеләре. Академиядә укыганда тулай торакта бер катта яши идек, менә шунда танышып киттек. Алмазның тормыш иптәше актриса, минеке театр тәнкыйтьчесе, әлеге вакытта өйдә бала карый”, – дип сөйләде Айдар Юнысов.
Татарстанмы, Башкортстанмы? "Башкорстанда татар җырчылары буларак күтәрелергә авыр түгел, чөнки сәнгатьтә милләт юк, ул интернациональ"
Иҗат хакында. Баянда уйнарга өйрәнгәч, тальян гармунда уйнау авырлык тудырмый. Академиядә укыганда “Нур” татар дәүләт театрында эшкә кердек. Складта бер тальян таптык. Шул тальянны студягә алып кердек тә, уйный да башладык. Барысы да шуннан башланды. Безнең “Игезәкләр шоу” программасының үзенчәлеге - безнең игезәк булуда. Үзебез җырлыйбыз, үзебез уйныйбыз, аранжировкасын да үзебез эшлибез. Әлеге вакытта Рөстәм һәм Айдар Гобәйдуллиннар белән эш итәбез. Яңа программада яңа игезәкләр өстәләчәк. Уфада 5 ел рәттән сольный концерт куйдык. Аллаһы боерса, ноябрьдә Казанда беренче сольный концертыбыз була".
“Игезәк булуыбызны укуда гел кулландык. Шулай ук кызлар белән экспериментлар эшли идек. Мәсәлән, беребез башка тулай торактагы бер кыз белән таныша да, икенче көнне аның янына икенчебез бара идек. Алмашынып килгәч, “Син бүген ниндидер бүтән төрле", “Син моны сөйләгән идең бит инде” дигән сүзләреннән бергәләп көлешә идек. Хәзер экспериментлар эшләп булмый, аермалар күбәйде”, - ди Алмаз Юнусов.
“Уфада “Тукай мәчете”ндә безгә охшаш Ислам хәзрәт эшли. Аның белән дә бутыйлар. “Җырны ташлап мәчеттә эшли башлаганнар икән” дигән сүзләр дә йөрде. Хәзрәт мәчеткә килгән абзыйларның: "Кайда икенчегез?" дигән соравына аптырап йөргән булган. Хәзер без Ислам хәзрәт белән дуслар, “тройняшка” дип йөртәбез” , - ди егетләр.
“Башкортстанныың Аскын районында концерт куеп йөрегәндә ут бетте. Бу - безнең өчен гадәти хәл. Баянны алдык та концертны дәвам иттек. Егерме минуттан утны кабыздылар. Халык аппаратураны кабызмыйча, баян белән генә җырлап дәвам итүебезне сорады. Күңелле булды”, - дип сөйли Алмаз.
Илнар Гильманшин
"Баян - ул минем бар дөньям"
Илнар Гильманшин баянда уйнап җырлавы белән үзенчәлекле. Шул сәбәпле күрәсең, яшьләр арасында гына түгел, өлкәннәр арасында да популяр. Тыйнак, тәртипле, акыллы егет.
Биографиясе. 1991 елның 13 октябрендә Борай районының Мулла авылында туа. Мулла авылы урта мәктәбендә укый. Уфа сәнгать училищесын тәмамлый.
Сәхнәгә килүе. "Электән уйнап җырладым. Музыкант булырга хыялландым. Үземнең күңелдә булган җырларны җырлап һәм баянда уйнап җиткерәм. Җырчы булып китү, баянны ташлау дигән сүз түгел. “Баян – это мое все”. Мин сәхнәгә беренче адымнарымны Ризван Хәкимов төркемендә эшләдем. Аннан Әнвәр Нургалиев төркемендә баянда уйнап, җырлап йөрдем. Үземдә үсеш сиздем. Популярлыкны да аның концертларында яуладым дип әйтә алам. Беренчедән, гастроль географиясе зур. Икенчедән, концертларына олылар да кечеләр дә йөри. Аны тыңлаучылар мине дә тыңлый башлады".
Шәхси тормышы.“Бүгенге көндә олылар арасында да, яшьләр арасында да иң актуаль сораулар: “Кызың бармы?” һәм “Кайчан өйләнәсең?”. Инстаграмда “прямой эфир”га керү белән шул сораулар ява башлый. Минем сөйгән ярым бар. Әмма кайчан өйләнәчәгем әлегә сер булып калсын”, - дип сөйләде “Татар-информ" хәбәрчесенә Илнар Гильманшин.
Татарстанмы, Башкортстанмы? "Татар эстрадасының йөрәге Казанда. Әмма Татарстанда күтәрелүе җиңелерәк дисәләр дә, ул кешенең үзеннән генә тора. Репертуарыннан, программасыннан, башкарган җырларыннан. Татарстанны яулау Ходай кулында, башта Башкортстанны яулап бетерергә кирәк. Сольный концерт программасын эшләгәндә баян белән генә чикләнеп булмый. Җырларга күбрәк басым ясаячакмын, Аллаһы Боерса”.
Иҗат хакында. “Яшьләр хәзер җырга тартыша, кызганычка каршы баян актуальлеген югалта. Музыкаль училищега керүчеләрне барласак та, баянда уйнарга теләүчеләр кими. Яшьләр классика тыңламый, уку йортында төрлесен уйнарга туры килә. Музыкасыз тормыш бармый. Кеше музыка тыңлап күңелен юата. Җыр хәтта кешене кавыштырырга мөмкин. Урысмы, татармы, марыймы, башкортмы җыр-моң халыкларны берләштерә.
Илнар Гыйльманшин ничә сум тора? "Банкетлар турында сүз алып барганда, мин үзем бәйрәм алып баручы түгел. Чыгыш ясарга чакыручылар бар. Акчасын төрлечә алам”, - дип әйтте Илнар Гильманшин.
Айдар Ракипов
“Айдар, минем синнән бала табасы килә!”
Айдар Ракипов "Сылукай" хиты белән танылды. Күбрәк моңлы җырлар башкара. Тыйнак егет булуы белән билгеле иде, әмма "Казанны яулаганда" "Барс" компаниясе белән гаугасы чыкты. Хәйрия концертларында күп катнаша.
Биографиясе. 1990 елның 15 февральендә Илеш районы, Югары Яркәй авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаган. Уфа сәнгать училищесында укый. Аннан Казан сәнгать мәдәният университетын тәмамлый.
Сәхнәгә килүе. “Сәхнәгә беренче адымны алты яшьтә ясадым. Музыка мәктәбендә саксафонда уйнарга өйрәндем һәм параллель рәвештә җырларга өйрәндем.
Шәхси тормышы. Миңа 28 яшь. Өйләнү темасы бик актуаль. Кызлар бик күпләп яза. “Айдар, минем синнән бала табасым килә” – дип язучылар да бар, ди Айдар. Бүгенге көндә үз сөйгән ярымны очратмадым әлегә. Әмма алдагы елларны очратырмын, дип ышанып калам. Әти-әниләрнең дә оныкларны сөясе килә бит.
Татарстанмы, Башкортстанмы? "Бүгенге көндә Башкортстан сәхнәсендә җырлавым белән бик канәгать. Монда туып, монда җырлавым белән горурланам. Барлык җырчылар да үзенең җырларын халыкка җиткерергә тели. Минем максат - үземнең сольный программаны булдырып, Башкортстан һәм Татарстан республикаларында чыгыш ясау. Әкренләп атлыйм бу максатка, Алла Боерса, килеп чыгар.
Иҗат хакында. "Бүген акчаң булса, бар әйберне дә эшләп була. Әмма ул гына да түгел , бар җирең дә килешергә тиеш: тавышың, йөзең, төсең. Сәхнәдә аякта басып торыр өчен үз өстеңдә эшләргә, яңа клиплар төшерергә, җырлар яздырырга кирәк. Үзенең эшен яратып эшләгән, сыйфатлы җырлар башкарган кешене һәрвакыт тыңлаячаклар. Җырларны стилистикасы буенча үзгәртергә, яңартырга кирәк. Шунда гына җырчы һәрчак популяр булачак”, - дип сөйләде Айдар Ракипов “Татар-информ" хәбәрчесенә.
“Барс Медиа компаниясе белән эшли башлаган “Син, син” җырына клип, ниһаять, дөнья күрде. Әйтелгән сүзләрендә тормау, сыйфатсыз клип чыгарырга теләкләре ачуыма тиде. Инкубатор кебек бер төрле клип төшерергә уйладылар. Барлык җырчы бер төрле клип төшерсә, тамашачы канәгать булмас. Шуны күз уңында тотмыйлар. Кешенең клиплары, җырлары – аның йөзе. Заказчының барлык теләкләрен үтәгән очракта гына җырчы аерылып торачак. Әмма барыбер “бездә профессионаллар эшли дип” үзенчә эшләгәннәр. Яңгыр тамган, кулы селкенгән кадрлар бар. Минемчә килеп чыкмаган. Сценарийга керткән төзәтүләремә игътибар итмәделәр. Мин үз эшемне 100% эшләргә теләдем. Әмма аларга минем теләкләр ошап бетмәде”, - дип белдерде Айдар Ракипов.
Айдар Ракипов ничә сум тора? “Мин бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга яратмыйм. Мин үземне банкет җырчысы түгел, ә концерт җырчысы дип саныйм. Бәйрәмнәрдә җырларга чакыручылар бар. Әмма сайланып кына барам. Минем өчен иң мөһиме кешенең эчкерсезлеге. Чын күңелдән чакырса, хәтта бушка җырлап кайтырга әзермен. Акча артыннан беркайчан да кумадым. Бар кеше дә рәхәт, тигез яшәми. Кешенең күңелен күреп, ярдәм итеп кайтып китсәм күңел була. Кайчак каймакларын да биреп җибәрәләр, миңа шул да җитә.
Хәйрия концертларын күбрәк оештырсыннар иде. Ике уйламыйча катнашыр идем. Кешегә ярдәм итә алсам, бик канәгать булам. Акча бүгенге көнне кирәк нәрсә, әмма кеше булып калу беренче чиратта”, - ди Айдар Ракипов.
Илүзә Зарипова IZI
"Яңа клипны күселәр белән төшердек, киләсе концертыма тояк киеп чыгам!"
Башкортстанда иң үзенчәлекле стильле җырчы дияргә була. Псевдонимы - IZI. Образларны үзе уйлап чыгара, үзе тегә дә. Башкортстандагы популяр җырчылар, яңа образ тудыру кирәк булганда, Илүзә янына йөри.
Биографиясе.1995 елның 31 августында Борай районы Бадрак авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа дәүләт технология һәм дизайн көллиятендә белем ала. Аннары Уфа дәүләт авиация техник университетын тәмамлый.
Сәхнәгә килү. “Мин музыка белән гомер буе шөгыльләнәм. Сәхнәдә соңгы елларда гына күренә башладым. Әлеге вакытта яңа җырлар әзерлим. Күңелнең җырлыйсы килә. Татар җырлары белән генә чикләнмичә, рус җырларында яздыра башладым”, - дип сөйләде “Татар-информ" хәбәрчесенә Илүзә Зарипова.
Шәхси тормышы. “Мин әлегә кияүдә түгел. Көне-төне эшлим. “Карап торам да, син үзең тәүлегенә 4 сәгать йоклагач, егетең 2 сәгать кенә йокларга тиеш буламени инде?!” - дип дусларымның хәтта язганнары да бар”.
Татарстанмы, Башкортстанмы? “Сәхнәгә күтәрелүе авыр дип санамыйм. Кеше үзен камилләштерсә, тамашачыны кызыксындырырдай материал эшли белсә, авылда да, шәһәрдә дә күтәрелерелеп була. Башкортстанда күтәрелүе авыр дигән булалар, эш республикада түгел, ә җырчының үзендә. Минем планда Казан сәхнәләренә чыга башлау. Мин сыйфатлы материал булдырырга телим. Шуңа күрә ашыгып эшләмим”, - дип сөйләде IZI.
Иҗат хакында. “Сольный концертымны берәр елдан эшлим, Аллаһы Боерса. Сәхнәгә чыгып җырлау бер әйбер. Программаны яхшы итеп эшләргә кирәк. Бүгеннән һәрбер җырга бию салабыз. Чыгышларга образлар булдырабыз. Әле альбом эшлим. Альбом чыгаргач, шоу ясыйсым килә”, - ди Илүзә Зарипова.
Образлары. “Һәрбер җырчының үз тамашачысы бар.Татар эстрадасы бертөрле булырга тиеш түгел. Образларны үзем барлыкка китерәм. Матурлык салонын ачтым. Технолог-стилист мин. Модельләр чыгардым. Идеяләр дә күп. Булган сәләтне кеше күрергә тиеш. Образларны кайда күрсәтеп була икән дип уйландым. Җырлый башлагач, образлар тудыру сәләтен монда да кулланырга булдым. Костюмнарның проектларын үзем эшлим, студия кызлары ярдәм итә”, - ди ул.
Тәнкыйтькә карашы. “Кеше сүзеннән курыкмыйм. "Аның кадәр заманча булам дип кеше куркытмассынмы соң?!”диючеләр бар. “Тагын нәрсә киеп чыгар микән инде?”, “Тагын шул өчпочмакларын тагып чыгар микән” дип әйтүчеләр дә күп. Шул өчпочмакны эләктереп, берәр таҗ киеп чыксам да күңел була. Яңа клипны күселәр белән төшердек. Кеше фикере икегә аерылачагын аңлыйм. Тәнкыйть мине алга этәрә. Яңа идеяләрне барлыкка китерүдә дә ярдәм итә. “Тояк кына киеп чыгасың калды инде” диделәр, шуннан соң тояк каркасы эшләдем, киләсе концертта киеп тә чыгам әле мин аны!”- дип сөйли IZI.
“Бәхетле” төркеме
"Левка шаккатырлык фотолар җибәрүче кызлар да бар"
Опера җырчысы Филүс эстрада җырчысы Лев белән танышканнан соң барлыкка килгән төркем. Эстрада операны җиңде - Филүс эстрадага күчте. Һәм бик уңышлы - төркем ярты ел эчендә популярлык казанды.
Биография. Филүс Вәлиев 1993 елның 31 августында Бүздәк районының Түреш авылында туа. Урта белем бирү мәктәбен тәмамлый. Октябрь музыкаль училищесында белем ала. Санкт-Петербург шәһәрендәге җыр һәм бию ансамблендә эшли. Әлеге вакытта З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институтында белем ала.
Лев Кулушев 1998 елның 29 июлендә урта мәктәбенең 9 классын тәмамлап, Уфа сәнгать училищесында укый. З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институтында белем ала. “Мин метис. Әни татар, әтием урыс”, – дип белдерде Лев Кулушев.
Сәхнәгә килү. “Март аенда безнең продюсер Морат Әбделманов кастинг оештырды. Үз көчебезне сынап карарга булдык һәм кастингны үттек. “Бәхетле”төркеме барлыкка килүенә ярты ел”, - дип әйттеләр егетләр “Татар-информ" хәбәрчесенә.
Шәхси тормышлары. “Мондый яшәү рәвешендә шәхси тормышка вакыт калмый. Без әле өйләнмәгән. Кызлар туктаусыз яза. Миңа кызлар әти-әниләрем белән танышу теләге белән язса, Левка шаккатырлык фотолар җибәрүче кызлар да бар”, - дип сөйли Филүс Вәлиев.
Татарстанмы, Башкортстанмы? “Безгә Башкортстан сәхнәсендә чыгыш ясавы җиңел. Монда татарлар һәм башкортлар бик дус яшиләр. Без татар телендә дә, башкорт телендә дә җырлыйбыз. Татарстан һәм Башкортстан телеканалларында, радиода ротация актив рәвештә бара. Яшь төркем булуыбызга карамастан, кушылып җырлыйлар, димәк, җырларны тыңлыйлар. Бу үзе бер мотивация. Башкортстанда да, Татарстанда да бик җылы кабул иттеләр. Тамашачы мәхәббәтен яулар өчен бар җаныңны биреп җырларга һәм ачык булырга кирәк. Шул очракта гына тыңлаячаклар, кызыксыначаклар. Безнең төп уңыш сере шунда”, - ди Лев Кулушев
Иҗат хакында. Алты ай эчендә егерме трек, унике җыр яздырдык, егермеләп концертта катнаштык. “Аккошым”, “Таң йолдызы”, “Мин гәепле” җырларына клип төшерелде. “Барыбер” җырының клибын әзерлибез. “Мин гаепле” җырына төшерелгән клипның да дәвамын көтегез”, - дип сөйләде “Бәхетле” төркеменең солистлары. Бүген альбом туплыйлар, анда рус телендә башкарылган җырлар да булачак.
“Сольный концертларыбызны февральда башлыйбыз. Башкортстанда да, Татарстанда да параллелль рәвештә гастрольләрдә йөриячәкбез”, - дип белдерде Лев Кулушев.
“Без икебез дә студентлар. Шуңа карамастан, иҗат белән бик теләп шөгыльләнәбез. Халык өчен сыйфатлы җырлар җитештерәсебез килә, шуңа күрә үзебезне тулысынча иҗатка багышлыйбыз”, - ди Филүс Вәлиев.
Бу егетләр-кызлар - Башкортстанда популярлык казанган яшь татар җырчыларының бер өлеше. Башкортстандагы популяр татар җырчылары белән алга таба да таныштыруны дәвам итәрбез.