Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Өчпочмак с горячим чаем хәзер ашап эчәргәе": Америкадагы татар егете нәрсә турында хыяллана - видео

"Өчпочмак с горячим чаем хәзер ашап эчәргәе": Америкадагы татар егете нәрсә турында хыяллана - видео

news_top_970_100
"Өчпочмак с горячим чаем хәзер ашап эчәргәе": Америкадагы татар егете нәрсә турында хыяллана - видео
АКШта яшәүче Татарстан егете Илшат Гыйззәтуллин кызыклы ролик төшергән. Эмигрант егет кыен хәлдә калганда туган ягы, татар милли ашлары турында сагынып искә ала икән.

"Америка, Америка, менә сиңа Америка. Бу сиңа телик экранындагы кино түгел шул", - дип җырлый Илшат. Ул кесәсе дә, ашказаны да буш булуына уфтана. Бераз гына ашап алсаң иде, ди.

Туган якны сагыну өчпочмакка һәм кайнар чәйгә барып тоташа. Илшат токмачлы ашны, кыстыбый белән мантыйны да искә ала.

Илшат Гыйззәтуллин - Түбән Кама егете, актер, Америкага яшәргә күченгән. Сеңлесе Дилшат Заһертдинова белән бергәләп "Әй, Зөлфәт" мини-сериалын төшерергә җыена. Бу сериалда АКШка эмиграцияләгән гади атар егет тормышы сурәтләнәчәк. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100