Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чорны кичкән "Тимер кешеләр": фотограф Рамил Гали кайчандыр тыелган фотоларын күргәзмәгә чыгара

14 августта, ягъни бүген, сәгать 16.00 Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы фотокорреспонденты Рамил Галинең “Тимер кешеләр” (“Железные люди”) күргәзмәсе ачыла. Без Рамил Галидан күргәзмәнең үзенчәлекләре турында сөйләвен үтендек.

news_top_970_100
Чорны кичкән "Тимер кешеләр": фотограф Рамил Гали кайчандыр тыелган фотоларын күргәзмәгә чыгара

Рамил Галинең “Тимер кешеләр” күргәзмәсе - хәлиткеч үзгәрешләр, идеология алышыну һәм аңның үзгәрүе чорында кешеләрнең тормышы турында. Андый чорда нык рухлы һәм тимердәй холыклы кешеләр генә исән кала алды. Алар икътисади һәм сәяси тормыштагы, идеологиядәге кинаяле үзгәрешләргә тиз күнегә алды. Катлаулы заман булуга карамастан, төрле сынауларны – криминалның масштаблы чагын, товар дефицитын, шәхси трагедияләрен кичерә алды. Иң мөһиме – алар үзләрендә кешелек сыйфатларын, мәрхәмәт һәм мәхәббәтне саклап, яңа җәмгыять һәм дәүләт төзи алды. 

Рамил Гали - бүгенге көндә Татарстанда иң танылган фотографларның берсе. Ул Россия журналистлары берлеге, Татарстан Республикасы журналистлары берлеге, Мәскәү журналистлары берлеге, Россия фоторәссамнары берлеге, Татарстан Республикасы фотографлары берлегендә әгъза булып тора. 

  • Быел Рамил Гали үзенең 60 яшьлеген билгеләп үтә. 1985 елдан бирле ул Татарстанның гаммәви мәгълүмат чараларында эшли. Аның эшләре белән «Вечерняя Казань», «Татарстан яшьләре», «Шәһри Казан» газеталарында танышырга мөмкин. 2000 елда ул «Комсомольская правда» газетасы чакыруы буенча Мәскәүгә күчеп китә, алга таба «Коммерсант» һәм «Гудок» газеталары белән хезмәттәшлек итә. 2009 елда Рамил Галине Нью-Йоркка Tourism журналына эшкә чакыралар. Бер елдан соң Мәскәүгә әйләнеп кайткач, ул «Труд» газетасында фотохәбәрче булып эшли. 2015 елда Рамил Гали Казанга кайтырга карар кыла һәм «Комсомольская правда» газетасында хезмәт куя, ә 2016 елда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына фотохәбәрче булып күчә.

- Мин “Татарстан яшьләре” газетасы корреспонденты булганда Республикабызның күп кенә тарихи вакыйгаларында катнаштым. Һәм кайдадыр мин вакыт һәм тарих белән күзгә-күз карашып, берүзем кала идем. 

Мин – үзем сурәтләгән һәр тарихи вакыйганың шаһите. Сөембикә манарасына ярымай куйганны да бары тик мин генә төшердем, чөнки фотографлардан башка беркем дә юк иде.

Бу күргәзмә өчен мин 1988 елдан алып 1993 елга кадәр төшергән фоторәсемнәремне алдым. Бу – 5 ел вакытны чагылдырган документаль фоторәсемнәр. Татарстанның нинди булганын, ул вакытта ниләр булганын тамашачылар, бигрәк тә яшьләр, үз күзләре белән күрерләр. Яшьләрнең бу турыда ишеткәннәре бар. Әмма, миңа калса, 100 тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр үз күзең белән килеп карау күпкә яхшырак. 

Әлеге күргәзмәм белән минем кешеләрдә фоторәсемнәргә карата кызыксыну уятасым килә. Бәлки киләчәктә мин музей да булдырырмын. Без булган бар әйберне дә саклап калырга тиеш. Бүген вакыт бик тиз уза, күзне ачып йомганчы бер әйберне икенчесе алыштыра. Мондый темплар белән без архивларыбызны да югалта алабыз. Фоторәсемнәр дә югала ала, шуңа күрә әлеге күргәзмәм игътибар җәлеп итү максатыннан оештырыла. 

Күргәзмә ноябрьгә кадәр эшләр дип ниятлибез. Төп карар бераз соңрак кабул ителәчәк. Гомумән әйткәндә, без бу күргәзмә белән Татарстан шәһәрләре буйлап йөрергә ниятлибез. Үзенчәлекле фоторәсемнәр рейды үткәрергә телибез. Шул очракта теләгән һәркем тарихи фоторәсемнәр белән таныша алачак. 

Аклы-каралы тарих

- Рамил абый, яхшы фотографны ничек танырга? Аның фотосурәтләре нәрсә белән аерыла?

- Миңа заманында зур уңыш елмайды. Мин сәнгать мәктәбен тәмамладым. Мин журналистиканы бары тик журналистика итеп кенә күрмим. Күп фотограф, ниндидер вакыйганы төшергәндә, факт төшергән кебек кенә төшерә. Фоторәсемдә вакыйганы күләмлерәк итеп күрсәтә торган детальләр булырга тиеш. Кешенең йөзендә һәрвакыт хисләр булуы да мөһим. Мин вак детальләргә игътибар итәргә тырышам. Бу кеше ничек киенгән, тыңлап торучылар ничек киенгәннәр, бер сүз дә әйтмәгән кешеләрнең йөзләрендә нинди хисләр. Мин документаль фоторәсемнәрне сәнгать призмасы аша күрсәтергә тырышам. Миңа калса, шулай кызыграк.

Рамил Галинең әлеге күргәзмәдәге фоторәсемнәре аклы-каралы.

- Элек төсле фоторәсемнәр бик аз иде. Аларны ясау, төсле итү – ул бик авыр процесс, шуңа күрә күпчелек фоторәсем аклы-каралы. Аклы-каралы фотосурәтләр тарихны һәм сюжетны нәзакәтле итеп күрсәтәләр.

Коммунизм чорында ниндидер тискәре әйбер төшерергә ярамый иде. Советлар Союзы партияләренә кермәгән әйберләрне шулай ук төшерергә ярамады. Шуңа күрә журналистларның төшергән күп материаллары газеталарда чыкмады. Андый фоторәсемнәр газеталарда чыга да алмадылар. Шуңа күрә без шундый фоторәсемнәрне төшерә идек тә, бары тик бер-беребезгә генә күрсәтә идек. Үзгәртеп кору чорыннан соң гына ул фоторәсемнәрне күрсәтергә рөхсәт бирелде.

Рамил Галинең тарихи вакыйгаларны сурәтләгән фоторәсемнәрен тәкъдим итәбез. Ул фотосурәтләрне совет чорында халыкка күрсәтергә ярамаган.

1988 ел, 7 ноябрь


Коммунистлар митингы үтеп киткән вакыт. Мин гел нишләптер тәмамланган хәлләрне төшерәм. Мөгаен, Аллаһы Тәгалә мине шулай юнәлтә. Бу фоторәсемдә дә тәмамланган, төгәлләнгән хәлләр. Митинг бетте. Бу – Ирек Мәйданында оештырылган коммунистлар партиясенең соңгы официаль демонстрациясе. Халык Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры һәм Ленин бабай һәйкәле арасыннан үтеп китте. Ленин бабай артына келәмнәр җәелгән иде. Митинг тәмамлануга ул келәмнәрне әйләндереп җыя башладылар. Мин шул моментны төшереп алдым. Ул келәмнәр буенча шул чорның беренче сәркатипләре һәм юлбашчылары менә торган иде. Келәмне әйләндереп җыю бу очракта коммунизм чоры, Советлар Союзы чоры бетте дигәнне аңлата. Ленин бабайның аркасы, келәмне җыючы кешеләр һәм ниндидер тәмамланганлык дәвер бетте дигәнне символлаштыра. Нәкъ менә шуңа күрә мин бу мизгелне гәүдәләндердем дә инде. 

1993 ел, гыйнвар


Коммунистларның кешеләрнең йортларын талап алган чак. Байларның йортларыннан, фатирларыннан коммуналь фатирлар ясыйлар иде. Йорт билгеле бер санга бүленә һәм фатир кебек рәсмиләштерелә. Аш бүлмәсе бөтен кешегә бер. Әлеге фоторәсемдә гомуми аш бүлмәсе сурәтләнгән. Ашарга пешерергә плитә, гаиләләрнең өстәлләре тора. Күргәнегезчә, кешеләр җимерелеп төшкән түшәм астында ашыйлар. Җитмәсә, бала басып тора. Димәк, балага җимерелеп төшкән түшәм астында калу куркынычлыгы яный. Яшәүчеләр күп булса да, фатир каралмаган. Бу фоторәсем буенча коммуналь фатирда яшәве уңайсыз икәнен күреп була. Бигрәк тә балага. Фоторәсемдә беренче планда бала басып тора, бераз читтәрәк ташландык курчак. Артта кулларын биленә куйган әни басып тора. Берсүзсез, аның үз баласын аерым фатирда үстерәсе килә. Һәм бу йортта һәр кеше дә йомышын башкарырга урамга йөри иде. Күз алдына китерегез әле, шәһәрнең үзәгендә йорт эчендә бәдрәфләр юк, алар булмаган. Ул вакытта бу йортларны “трущоба”лар дип йөртәләр иде. Һәм шул йортларда торган кешеләр яңа фатирлар сорыйлар иде. Минтимер Шәймиев яңа фатирлар бирде. Ул кешеләр Казанның Совет районы составындагы Азино торак массивына күченеп киттеләр. 

1991 ел, август


Бу фоторәсемдә Ленин дамбасы. Кремль һәм Ленин дамбасы буенча 9нчы номерлы трамвай йөри иде. Ул тимер юл вокзалына барып, Ленин районын үзәк һәм тимер юл вокзалы белән тоташтыра иде. Коммунистлар үз вакытында тормышларын плакатларга ясадылар. Ул үзенчәлекле ясалган тормыш була иде. Анда сәясәтчеләр белән беррәттән сыер савучылар, колхозчылар һәм гади кара эшчеләр ясалды. Асылда, икейөзле тормыш чоры иде ул. Бер тормыш матур һәм лозунгларда булса, икенчесе – талоннар буенча бара иде. Сөт, казылык, май сатып алганда, кеше саныннан исәпләп талон бирәләр иде. Күпме вакыт үтүгә карамастан, хатын-кызлар кәйлә, лом, көрәк тотып, авыр хезмәт башкаралар. Ул хатын-кызлар төрле районнардан килеп, авыр хезмәт куюлары белән дөреслекнең нинди дәрәҗәдә булуын күрсәттеләр. Алар фатир алу максатыннан тырыштылар. Ә фатирларны бары тик авыр физик хезмәт башкарган кешеләргә генә бирәләр иде. Шуңа күрә аларга рельслар этәргә туры килә иде инде. Фоторәсемдә барысы да аңлашыла. Хәзер инде бу юллардан трамвайлар йөрми. 

1991 ел, Питрәч районы, Күн авылы


Сабан туйларын элек тә үткәрәләр иде. Сабан туе бәйрәмен элек рәхәтләнеп төшерә идек. Ул хәзерге бәйрәмнәр кебек шикәр булмый иде. Хәзер бит бәйрәмнәр чит ил кешеләре алдында барысын да ал да гөл итеп күрсәтү максатыннан оештырыла. Бүгенге эпатажлы бәйрәм элеккеге халыкчанлыгын югалтты. Элек кызлар егетләре өчен сөлгеләр чигәләр иде. Чиккән сөлгеләрен, мәхәббәт хисләрен аңлатып, яраткан егетләренә бүләк итәләр иде. Кызларга мәхәббәт хисләрен көндәлек тормышта аңлатырга авыр, ә Сабан туе менә дигән мөмкинлек бирә. Шуңа күрә кызлар кыш буе егетләренә төрле бүләкләр чигәләр иде. Әмма шул ук вакытта бу егет өчен гади бүләк түгел. Егетләр ул сөлге-яулыкларны гел үзләре белән йөртәләр. Кызга да рәхәт, егеткә дә күңелле. Ул заман Сабан туйларында ат чабышлары да кызык була иде. Гаиләләр дә ат тоталар иде. Колхоз атлары да чабышларда катнашты. Авыл атлары чын халык ат чабышларында катнашалар иде. Атларга рәхәтләнеп балалар да утырды. Ә инде гаиләдә ир бала юк икән, атка рәхәтләнеп гаилә башлыгы утыра иде. Җиңү яулаган атны бик каты яраттылар. Һәм һәр авылда “менә бу ат беренче килде”, дип җиңүче атны күрсәттеләр. Җиңү яулаган ат ел дәвамында зур абруйлы булган. Һәм шул атны үстергән гаилә дә шулай ук бик популяр булган. Шуңа күрә ул чор Сабан туе үз халкының эченә кадәр үтеп кергән. Хәзер инде, кызганыч, Сабан туйларының андый сыйфатлары юк. Бәлки хәзер кешеләр бүтән төрледер инде. Бәлки кешеләр башка буяулар аша карыйлардыр. Ул вакытта Татарстанда азык-төлек дефициты чоры иде бит. Бик еш сөт, ашлык, ит буенча өстәмә язулар була торган иде. Еш та түгел, гел була торган иде алар. Шул сәбәпле ризыкны Мәскәүгә яки Россиянең башка төбәгенә кирәккән кадәрдән артыграк җибәрәләр иде. Республикада продуктлар калмый иде, шуңа күрә бәйрәм саен балалар, әти биргән бер сумны, әни биргән бер сумны һәм сәдака акчасын тотып, берәр нәрсә сатып алалар иде. Балалар гына түгел, зурлар да шулай эшли иде. Нәрсә сатып алып була иде бәйрәмдә ул акчага? Туңдырма, пирожный, мандарин һәм башка тәмле ризыклар. Банан, әфлисун яки ул вакытның бүтән берәр төрле дефицитлы ризыгын алып кайталар иде. Шуңа күрә халык бәйрәмнәргә үзе белән гел акча алып чыга торган иде. Кайвакыт куертылган сөт тә алып кайталар иде. Теләсә нәрсә алып кайтырга мөмкиннәр иде инде. Бу фоторәсемдә бар кешенең дә кулында тәңкәләр, бар кеше дә сатучыны ниндидер дефицитлы ризык алу максатыннан атакалый. Ул вакытта бәяләрне күтәрү дигән нәрсә юк иде. Бәяләрне күтәрергә беркем дә хокуклы түгел иде. Хәзерге вакытта гына ул бәяләрне бәйрәм саен күтәрәләр. Элек дәүләт куйган бәяләр үзгәртелми иде. Ипи 16 тиен тора икән, ул бөтен җирдә дә 16 тиен торачак. Бер сүз белән әйткәндә, ул дәүләт тарафыннан куелган дөрес бәяләр иде. 

1988 ел, Апас авыл җирлеге


Элек һәр авылның үз интерьеры һәм үз колориты була иде. Берәр авылга килгән саен, татар авылы буламы ул, рус, мордва, удмурт авылы буламы, фоторәсем белән шөгыльләнү бик авыр була торган иде, чөнки кирәкле шартлар тудырылмаган иде. Фоторәсем сыйфатлы булсын өчен, агым суы кирәк бит. Ул фоторәсемне сыйфатлы итеп киптерә белергә дә кирәк иде әле. Аның өчен махсус сода яки пыяла да кирәк иде әле җитмәсә. Гомумән, юеш фоторәсем җитештереп чыгару процессы бик авыр була иде. Авылларда фоторәсемнәр белән шөгыльләнмиләр иде дә инде. Шуңа күрә Республикабыз өчен авыл көнкүреше хәзерге вакытта бик мөһим. Самавырлар, элеккеге сөлгеләр, элеккеге киемнәр, нинди мотоциклда йөргәннәр, басуда ничек эшләгәннәр, басуга нәрсә киеп чыкканнар - болар барысы да безгә бик кызык. Безнең бүтән Республикабыз юк. Татар авыллары көнкүрешен башка авыл фоторәсемнәре чагылдыра алмый. Безнең милләт колоритын күрсәтер өчен нәкъ менә татар авылларын төшерергә кирәк. Катыкны ничек ясаганнар һәм башкасы. Менә сез катык ясый беләсезме? Кемдер, мәсәлән, катык ясаган әбине төшереп алган булырга мөмкин. Һәм без шул фоторәсемгә карап элек нинди катык ясаганнарын белә алабыз. Элек киез итекне ничек бастырганнар соң? Без бит татар авыллары турында берни дә белмибез! Шуңа күрә мин фоторәсемнәрне тарихны торгыза алырлык документлар дип саныйм. Элеккеге интерьерларда һичшиксез портретлар булган. Ул портретларны һәркем дә рамга куя иде. Элек фоторәсемнәрне акварель буяулар белән бизиләр иде бит. Юеш фоторәсемне буяп, аны шартлы рәвештә төсле итеп була иде. Мин бу фоторәсемне ят хатын-кыз карашын ошату сәбәпле ясадым. Диварда эленеп торган кыз, мөгаен, календарь булгандыр инде ул. Ул календарь татар крестьяннар гаиләсе көнкүрешенә бик матур булып туры килеп тора. Гомумән бу фоторәсемдә татар орнаментлары бик күп. Шулай ук мәктәп вакытыннан фоторәсемнәр, чәй эчәр өчен самавыр, чигеш тә бар. Тамашачы әлеге фоторәсемдә бераз күренеп торган ишегалдын да күрә ала. Китаплар һәм мин чагылган көзге дә бар. Без бу фоторәсемгә карап азмы-күпме булса да безнең бабаларыбызның ничек яшәгәннәрен белә алабыз. Әлеге фотосурәттә ир белән хатын. Әгәр дә без дивардагы хатын-кызны каплыйбыз икән, фотосурәттә бары тик чын татар интерьеры гына кала, ә ул кызны ачуга фотосурәттә шунда ук Россия барлыкка килә. Шулай итеп эш Россиядә бара икәне аңлашыла. Һәм ул хатын-кыз да үз чиратында фоторәсемдәгеләргә ничектер үзенчәлекле итеп карый. 

1990 ел, педагогия институты тулай торагы иртәсе


Әлеге фотосурәтнең тарихы ике төрле. Беренче тарих – халык тарихы. Мин дусларым янына кунакка килдем. Без бергә утырып чәйләр эчтек. Һәм миңа шушындагы берәр бүлмәдән шикәр алып килергә куштылар. Мин әлеге моментка кадәр фотосурәттәге бүлмәдә түгел идем. Шикәр алам дип чыгып киткәч, мин ялгыш кына шушы бүлмәгә килеп эләктем. Шушы күренешне күрүгә, минем башыма фоторәсемгә төшереп алудан кала бүтән бер уй да килмәде. Ә икенче тарих мондый. Бу – тулысынча постановочный картина. Бу фотосурәтнең сюжетын мин тулысы белән үзем уйлап таптым. Асылда, бу куелыш. Мин китаплы һәм магнитофонлы тулай торак бүлмәсен махсус эзләдем. Владимир Высоцкий ясалган плакат минеке. Караватта “Ватаным Татарстан” газетасы фотокорреспонденты Дмитрий Бунтуков. Ул бу фотосурәттә чалбардан. Кызның исем-фамилиясен мин әйтә алмыйм. Әйтсәм, дөрес булмас. Ул кыз чынлыкта тартмый, мин үзем махсус шушы фотосурәт өчен аның кулына тәмәке төпчеге тыгып куйдым. Кайнар төн алдыннан кыз сыңар оекбашын да салырга өлгермәгән. Ачык кассета һәм башкалар – ул инде рәссам идеясе. Шул атмосфера рухын тудыру максатыннан уйлап табылган картина. 

1991 ел, май


Бу фотосурәттә Татарстанның сәяси тормышы. Коммунистлар режимы үлгән чак. Барлык кеше дә активлаша башлаган чор. Яңа мәчетләр төзелә башлады, мәчетләр дә селкенергә тотынды. Шәһәрләр дә, авыллар да активлашкан чор бу. Чиркәү руханиләре дә урамнарда үз йолаларын үткәрә башладылар. Шулай ук “Азатлык” хәрәкәте дә активлашты. Бу вакытта урамнарга студентлар да, коммунистлар да чыккалады. Көн саен берәр төрле митинг, җыелышлар, ачлык игълан итүләр... Шуңа күрә мин барысын да фотосурәткә төшерергә тырыштым. Мин бу хәрәкәтләрнең тиз үтеп китәсен ничектер сизә идем. Безгә бернәрсәне дә төшерергә рөхсәт итмиләр иде. Без бары тик халыкка бирергә ярый торган сәяси ризыкны гына төшердек. Әлеге фотосурәттә Казанга килгән зыялылар. Бу кешеләр җәмгыятьтә радикаль үзгәрешләр тели торган кешеләр түгел. Алар Татарстанны Россиядән бүлергә теләмәделәр. Алар көч куллану ысуллары яклы түгелләр. Алар барысын да дипломатик дәрәҗәдә хәл итәргә теләделәр. Шулай ук Яр Чаллыдан килә торган радикаль төркем дә бар иде. Ул төркемне фоторәсемдә сурәтләнгән татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучысы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова җитәкли иде. Фәүзия Бәйрәмова – бик кыю хатын-кыз. Ул алып килгән кискен үзгәрешләр күп кешене куркыта иде. Фәүзия Бәйрәмова татар халкының Жанна д’Арк’ы иде. Фәүзия Бәйрәмованы татар зыялылары да, журналистлар да куәтләделәр. Фәүзия Бәйрәмовага көн саен чәчәкләр бүләк итәләр иде. Бу фотосурәттә ачлыктан хәлсезләнгән язучыбызны кулда алып чыгалар. Сез монда татар байрагын да күрә аласыз. 

Республиканың алдынгы фотографларыннан түләүсез мастер-класслар

- Рамил абый, күргәзмә белән һәр теләгән кеше дә таныша аламы?

- Мин күргәзмәгә нәкъ менә шул вакытка катнаш булган кешеләрне чакырам. Мин фотосурәтнең мөһим документ икәнен аңлауларын телим. Шуңа күрә күргәзмәгә зур урындагы сәясәтчеләр, сәүдәгәрләр чакырылачак. Мин шушы чор белән чыннан да кызыксынган кешеләр булуын телим. Ачылышка керү бушлай булачак. “Манеж” күргәзмәләр залының кагыйдәләрен һәм планнарын мин төгәл әйтә алмыйм. Күргәзмәдә Татарстан Республикасының алдынгы фотографлары мастер-класслар күрсәтәчәк. Беренче 10 көн эчендә теләгән һәр кеше дә фотосурәт үзенчәлекләренең асылына төшенә алачак.

- Күргәзмәгездә мастер-классларны кемнәр үткәрәчәк?

- Алар арасында мин дә бар. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы фотокорреспонденты Расыйх Фәсхетдинов фотоаппаратлар турында сөйләячәк. Аңарда Татарстанда фотоаппаратлар коллекциясенең иң зурларының берсе. Ул нинди фотоаппаратларны сатып алырга, ниндиләрен, булса, сатмаска, саклап калырга, бәяләр һәм юеш процесслар турында сөйләячәк. Антон Райхштат заманча фотография технологияләре турында сөйләячәк. Шулай ук ул кәрәзле телефоннарга дөрес итеп төшерергә һәм нинди программалар һәм фильтрлар кулланырга кирәк икәнен өйрәтәчәк. Гомумән, ул заманча электрон фотосурәтләре продуктлары турында сөйләячәк. Евгений Кулешев тарихи фотосурәтләр һәм сугышлар реставрацияләве турында сөйләячәк. Наил Зыятдинов бәя сәясәте һәм Казан базары турында сөйләячәк - портфолио күпме тора, фотосурәт күпме тора, ничек туйга фотограф сайларга, күпме акча түләргә һәм башкалар. Евгений Канаев табигать күренеше фотосурәтләре турында сөйләячәк. Калган исемнәр бераз соңрак төгәл билгеле булачак.

  • Исегезгә төшерәбез, күргәзмә бүген, 14 августта сәгать 16.00 Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында ачылачак. Ачылыш тантанасына керү бушлай.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100