Чокырга төшеп киткән буаз атны махсус машина белән коткарганнар (видео)
Узып баручы манипуляторлы машинаны туктатып, хайванны тартып чыгаралар.
Тиздән колынларга тиеш булган буаз ат тирән чокырга төшеп киткән. Аны чыгару өчен махсус операция оештырырга туры килгән. Уфадагы вакыйганы «Башкортстан» телевидениесы күрсәтте.
Ат чокырга төшеп егыла һәм үзе чыга алмый. Урынга Уфа коткаручылары килә. Алар чокыр тирәсен чистарта. Атны коткарырга җыенган вакытта, якында гына узып баручы манипуляторлы машина күренә. Коткаручылар аны туктата. Шулай итеп, көтмәгәндә генә килеп чыккан манипулятор ярдәмендә атны чокырдан тартып чыгаралар.
Бәхеткә, хайван имгәнмәгән.