Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үчле кыз элеккеге сөйгәнен туганнары белән бергә яндырып үтермәкче булган

Егете ташлагач, кыз аның артыннан йөрүен дәвам итә, шалтыратып интектерә.

news_top_970_100
Үчле кыз элеккеге сөйгәнен туганнары белән бергә яндырып үтермәкче булган
58.мвд.рф

Пенза шәһәрендә яшәүче 29 яшьлек хатын элеккеге сөйгән егетеннән үч алмакчы була. Ул егет һәм аның туганнары эчтә булган йортка ут төртә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Бессоновский районында агач йортка ут төртүдә шикләнелүче хатынга карата тикшерү бара.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 29 яшьлек кыз егете белән аерылышкач тынычлана алмый. Ул егеткә гел бәйләнә, кабат мөнәсәбәтләрне яңартуны тели, егетне тынычлыкта калдырмый. 

Ир-ат шалтыратуга җавап бирми, аның хәбәрләренә дә битараф кала. Шуннан соң ачуы чыккан хатын егетнең өенә ут төртә. Бу вакытта элеккеге сөйгәне, аның ике абыйсы, тагын бер хатын кыз өйдә була.

Бәхеткә, бу кешеләр барысы да янгыннан чыгып котылу җаен таба. Эчке эшләр министрлыгында аңлатканча, ут төртүче хатын моңа кадәр дә җаваплылыкка тартылган булган инде. Тоткарлагач, ул гаебен таныган. Аның сүзләренчә, ул шул рәвешле иттереп сөйгән егетеннән үч алмакчы булган.

Хәзер аңа карата җинаять эше ачылган. Бу хатынны биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә Пенза өлкәсе буенча Эчкк эшләр министрлыгы хәбәрендә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100