news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үчле ир-ат эшмәкәр хатынның машинасына ут төрткәч, алты яшьлек бала янып үлә язган

Ут төртүчеләр абыйлы-сеңелле туганнар булып чыккан, хәзер аларны эзлиләр.

news_top
Үчле ир-ат эшмәкәр хатынның машинасына ут төрткәч, алты яшьлек бала янып үлә язган
https://pixabay.com

Иркутск өлкәсендә алты яшьлек кыз бала ут капкан машина эчендә калып, янып үлә язган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Эшмәкәр хатын баласын машинада калдырып китеп тора. Бу вакытта хатын нәни улын балалар бакчасына кертә. Шул чакта машина янына бер ир-ат килә һәм ут төртә.

Аннары ир-ат качып китә.

Бәхеткә, машина ишеге бикле булмый. Сабый яна торган автомобильдән чыгу җаен таба.

Пироманнар машина эчендә бала булуын белгәнме-юкмы — әлегә билгесез. Тикшерүчеләр бу эшне алдан килешеп үтерергә маташу дип билгели. Ут төртүчеләрнең шәхесе ачыкланган. Алар — абыйлы-сеңелле туганнар. Хәзер бу кешеләр федераль эзләүгә бирелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар