Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чкмерули - грузинча тавык кыздыру рецепты

Чкмерули - грузин халык ризыгы. Сарымсаклы-сөтле соуста кыздырылган тавык авызда эри торган була. Бу ризыкны кайнар һәм салкын килеш тә ашарга мөмкин.

news_top_970_100
Чкмерули - грузинча тавык кыздыру рецепты
Ингредиентлар: тавык, 6 тырнак сарымсак, кинза яфраклары, петрушка, 500 мл сөт өсте, хмели-сунели тәмләткече, 200 мл су, тоз, борыч, 1 аш кашыгы үсемлек мае.

Тавыкның тиресен, майларын  алырга, 4 кисәккә бүләргә. Тавык ите кисәкләренә тоз һәм борыч сибәргә, үсемлек мае белән майларга. 

Соус әзерлибез. Сарымсакны һәм яшеллекне турарга. Барысын бер савытка салып, өстенә сөт өсте, бераз су, тәмләткечләр, тоз-борыч салып болгатырга.

Тавык кисәкләрен кызган табага салырга. Ярымәзер булганчы кыздырырга. Өстенә соус салырга. 20-25 минутка 180 градуска кадәр кызган духовкага куярга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100