Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чияле торт рецепты

Бисквитларга чия сиробы сеңдерелгән, кремга төше алынган чия дә салырга мөмкин.

news_top_970_100
Чияле торт рецепты
Гөлүзә Василова

Чияле тортның бисквиты өчен: 5 йомырка, тоз, 160 грамм шикәр комы, 2 аш кашыгы майонез, 160 грамм чамасы он.

Йомырканың агыннан сарысын аерырга, бер чеметем тоз салып миксер белән кабартырга. Бераз кабаргач акрын гына 80 грамм шикәр комы салып күпертеп бетерергә.

Аннары сары йомыркага бер чеметем тоз салып күпертергә, калган шикәр комын салып күпертеп бетерергә.

Хәзер ике массаны кушарга, майонез салып кашык белән генә болгатырга һәм акрын гына он салырга. Масса куе каймак кебек булырга тиеш.

Бисквит пешерү өчен кырыйлары алына торган таба булса уңайлы булачак. Таба төбенә пергамент кәгазь җәяргә, таба кырыйларын һәм кәгазьне дә үсемлек мае белән майларга мөмкин.

Табага камырны салырга, тигезләп җибәрергә һәм 180 градуска кадәр кызган мичтә 40 минут чамасы пешерергә.

Крем өчен: 500 грамм кибет каймагы, 1 банка куертылган сөт (вареная сгущенка). Яхшылап болгатырга.

Бисквит пешкәндә духовканы ачмау хәерле, бары тик өсте кызаргач, пешеп чыгар алдыннан гына шырпы (зубочистка) белән төртеп пешү-пешмәвен тикшерергә.

Бисквитны суытырга, аннары икегә кисәргә һәм ике ягына да чия сиробы (башка төрле кайнатманың сиробын да мөмкин) сеңдерергә. Аннары ике ягына да мул итеп крем сыларга, төше алынган чия тезәргә мөмкин.

Торт әзер диярлек. Хәзер тортның өстенә һәм кырыйларына крем ягарга. Кырыйларына һәм өстенә кокос агы сибәргә һәм үзегез теләгәнчә бизи аласыз.

Әлеге торт балалар өчен пешерелгән, шуңа күрә бизәү өчен алар яраткан кәнфит һәм мармелад сайладым.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100