Чиядән компот кайнатуның берничә ысулы
Чия компотын кайнатуның төрле ысулларын тәкъдим итәбез.
Җырчы Гөлнара Габидуллинадан чия компоты рецепты: банка һәм крышканы стерилизацияләргә, шикәр комы белән чияне 1:1 салырга. Банкага кайнар су агызырга һәм капкач белән ябарга. Банкаларның астын өскә әйләндерергә һәм җылы итеп төреп куярга.
"Казан сөлгесе" проекты авторы Гөлнара Нурмөхәмәтовадан рецептлар: "3 литрлы стерилизациягән банкага 0,5 литр чия, кайнап торган су салам, 10 минут чамасы тотам.
Банкадагы суны саркытып, кире кастрюльгә бушатып, 2 стакан шикәр комы салам да кайнатырга куям (әчкелт яратучылар 1 стакан, ә баллы яратучылар 2 стакан шикәр комы сала). Кире банкага бушатам, капкач белән каплаганда ярты бал кашыгы лимон кислотасы салам.
Кукмара әнием бер тапкыр гына кайната, ягъни чия өстенә кайнап торган баллы су сала да, каплап куя (атмас өчен лимон кислотасы).
Теләче әнием баллы су белән маташмас өчен, шикәр комын банкага сала, өстенә кайнап торган су, капкач белән каплый. Каплагач шикәр комын эретү өчен банканы әйләндереп ала".