«Едим дома» тапшыруын алып баручы Юлия Высоцкая чия белән эремчекне беленгә төреп ролл ясарга өйрәтте. Бу турыда телепрограмма сайтында язылган.
Башта белен пешерегез. Камыр: 1 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комын миксер белән болгатыгыз. 100 г он, 2 аш кашыгы какао, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч, стакан ярым үсемлек мае һәм 250 мл су салыгыз. Шушы массаны бердәй куелыкта булганчы болгатыгыз.
Эчлек: 9 процентлы 300 г эремчек алыгыз, шуңа бер лимонның кабыгын к4ырып салыгыз (цедра). Ярты чәй кашыгы ванильле экстракт, 3 аш кашыгы шикәр оны, төшләре алынган 100 г чия кушыгыз. Шушы массасын болгатыгыз.
Коймак пешерегез дә эчлекне коймак уртасына салыгыз. Рулетлар ясап төрегез һәм бер-ике сәгатькә салкын урынга куеп торыгыз. Аннар өлешләп кисегез һәм эретелгән шоколад белән бизәгез.