Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Читлектә ябылып калганнар» - Мәскәүдә кунакханәдә янгында ундүрт кеше имгәнгән

Бинаның икенче катында балалар яшәгән, аларның сигезен хастаханәгә илткәннәр.

news_top_970_100
«Читлектә ябылып калганнар» - Мәскәүдә кунакханәдә янгында ундүрт кеше имгәнгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Узган төндә Мәскәүдә кунакханәдә янгын чыккан, ундүрт кеше, шул исәптән сигез бала имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Хәзерге вакытта балаларның гомеренә курыкыныч янамый. Өч кеше реанимациядә ята.

Биш катлы бинада янгын чыгу турында 03.27 сәгатьтә коткаручыларга хәбәр иткәннәр. Янгын вакытында кунакханәдән 305 кешене коткарганнар, аларның 114е балалар булган.

Ут 100 квадрат метр мәйданны чолгап алган, хәзер аны сүндереп бетергәннәр инде.

Кунакханәдән могҗиза белән генә чыгып котыла алган студент кыз сүзләренчә, икенче катта балалар гына яшәгән. Кыз үзе өченче катта булган. «Мин йоклый идем, ни булганын аңламадым. тавышка уянып киттем. Ресепшенга шалтыраттым. Анда кунакханә януын әйттеләр. „Нишләргә соң“ дип сорагач, трубканы куйдылар», — ди бу кыз.

Аның сүзләренчә, өченче кат «читлектә ябылып калган». «Мин төтенгә тончыга башладым, нишләргә белмәдем. Коридорга йөгереп чыктым, бөтен җир караңгы. Чүпрәк алып, шуның аша сулы башладым», — ди ул.

Аннары кыз баскычны таба, аска төшә. «Анда нәни балалар бар иде. Лагерь биредә. Мин аларны алдым да йөгердем», — ди ул.

Мәскәү прокуратурасы тикшерү эшләре башлаган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100