Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чит төбәктән Аккош күленә ял итәргә килгән нәни баланы этләр талап имгәткән

Арендага алынган җәйге өйгә әйберләрен урнаштыргач, бу гаилә йөреп кайтырга чыга. Ялга килгән көнне үк фаҗига була.

news_top_970_100
Чит төбәктән Аккош күленә ял итәргә килгән нәни баланы этләр талап имгәткән
Рамил Гали

Кичә Казандагы Аккош күлендә 7 яшьлек малайны этләр талап имгәткән. Бала әти-әнисе белән бирегә ял итәргә килгән булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Әлеге вакыйга 3 июньдә кичке якта Аккош күле янында була. Ике балалы гаилә Казанга башка төбәктән ял итәргә килгән. Алар өй арендалап тора. Табигатьтә йөргәннән соң, өйгә кайтып барышлый, балага сукбай этләр һөҗүм итә. Малай имгәнә. Аны Республика балалар клиник хастаханәсенә илткәннәр.

Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары Михаил Поспелов сүзләренчә, баланың бөтен тәне яраланып беткән. Аның башында, кулларында, аякларында, бот араларында яралар бар.

Хәзерге вакытта баланың хәле стабиль дип бәяләнә. «Уртача авырлыкка якын», — ди Михаил Поспелов.

Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачты, прокуратура аны үз контроленә алды.

Баланың әнисе әлеге вакыйга турында сөйләгән. Алар алдагы көнне генә бирегә килеп урнашкан. Якын тирәдә берничә зур этләр йөрүгә игътибар иткәннәр. Алар якын-тирәдә йөргән, кешеләр янына ук килергә курыкканнар.

«Анда өч зур эт бар иде. Алар койрыкларын болгап, колакларын кыскалап йөрделәр, олы кешеләргә якын килмәделәр. Бу этләрне ашаткалап торганнардыр, шуңа йөргәннәрдер инде», — ди ул.

Гаилә әйберләрен өйгә урнаштыргач, баулы паркка китә. Кире кайтып барганда 7 яшьлек малай әти-әнисеннән алгарак чаба. Өй янына барып җиткәч, өлкәннәр бала таба алмый.

Әнисе сүзләренчә, ул баулы паркка кабат барып карарга була, ире исә башка якка баланы эзләргә китә. Өйдән бераз читтәрәк әти кеше баланың тавышын ишетеп ала, аңа этләр һөҗүм иткән. Әтисе улын күтәреп ала һәм машинага утырып, хатыны белнә бегә хастаханәгә алып китә.

Җәйге өй хуҗасы бу этләрнең үзенеке булмавын әйтә. «Улым этләрдән курка иде. Ул алар белән кочаклашырга йөгермәгән, монысы тәгаен. Ул үзе этләргә якын килгән булуа алмый», — ди әни кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100