Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чит кеше мәетен җирли яздык»: Казандагы бер моргта мәетләрне бутаганнар

Ир-ат урынына хатын-кыз мәете булуын мәчеттә генә күреп алалар.

news_top_970_100
«Чит кеше мәетен җирли яздык»: Казандагы бер моргта мәетләрне бутаганнар

Казандагы моргта ир-ат белән хатын-кыз мәетләрен алмаштырып, туганнарына биреп җибәргәннәр. Бу турыда социаль челтәрләрдә хәбәр иттеләр.

«Алар мәчеткә килеп, җәймәне ачкач кына, ир туганы урынына хатын-кыз мәете булуын күреп ала», — дип язалар «ВКонтакте» челтәрендәге «В Казани поймут» төркемендә.

Аптырашта калган туганнар әлеге хәлне видеога төшереп ала.

«Бу бит коточкыч. Алар тиз-тиз бәйләп куйдылар, карарга да бирмиләр. Без хәзер чит кеше мәетен җирләп куяр идек бит. Ир-ат урынына хатын-кыз бирделәр», — дип ачулана мәрхүмнең туганы.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, моргтан мәетләрне бирүнең билгеле бер тәртибе бар.

«Бу очракта туганы мәетне алганда караган. Үзенең туганы булуын таныган. Моны видеокамера төшереп торган», — дип аңлаталар ведомствода.

Гаепле кешеләр дисциплинар җаваплылыкка тартылачак. Республика суд-медицина экспертизасы бюросында мәрхүмнең туганнарыннан гафу үтенәләр. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100