Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чит кеше белән телефоннан сөйләшкәндә әйтергә ярамый торган сүзләр

Чит кеше белән телефоннан сөйләшкәндә әйтергә ярамый торган сүзләр

news_top_970_100
Чит кеше белән телефоннан сөйләшкәндә әйтергә ярамый торган сүзләр
Көн саен дистәләрчә кеше телефон аша алдана. Чит кеше белән телефоннан сөйләшкәндә һичкайчан әйтергә ярамый торган сүзләр бар. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте. 

Таныш булмаган номер шалтыраткач, трубканы алсагыз, үзегез турында шәхси мәгълүматны әйтмәгез. Бу - банк картасы реквизитлары, паспорт белешмәсе, банктан килгән смс-хәбәрләрдәге текст.

Алдакчылар еш кына банк яки дәүләт хезмәткәре булып кылана. Кайчакта алар төрле хезмәт вәкилләре дип таныштыра һәм сораштыруда катнашырга тәкъдим итә. Кагыйдә буларак, аларның сорауларына "әйе", "юк", "раслыйм" кебек бер сүз белән җавап бирергә кирәк. Чит кешеләргә мондый сорауларга җавап бирмәгез. Алдакчылар сезнең сүзләрне яздырып алып калырга мөмкин. Аннары сезнең тавыш белән башка урынга шалтыратып, сезнең исемнән сөйләшүләре ихтимал. Мәсәлән, банкның кайнар элемтәсе шалтыратып, сез файдалана торган хезмәтләрне урлаулары бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100