Чит илләрдә дини белем алу: кайчан барырга, бушлай укып буламы?
Мөселман илләрендә дини белем алу турында Казан ислам университеты белгечләре һәм Мисырда укып кайткан хәзрәт белән сөйләштек. Чит илдә дини белем алу өчен нишләргә? «Интертат» шуны ачыклады.
Татарлар арасында чит илләрдә дини белем алу күренеше узган гасырларда да күп булган. Бүгенге көндә дә читкә китеп гыйлем эстәп кайтучылар байтак. Дөрес, дини белем алырга теләгән кешегә үзебездә дә мөмкинлекләр җитәрлек. Болгар ислам академиясе, Россия ислам университеты, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Казан ислам көллияте, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе — болар әле берничәсе генә. Дини гыйлем бирүче мәдрәсәләр Буа, Мамадыш, Кукмара, Ютазы районнарында, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә дә бар.
«Дипломымны бер елдан соң гына таныдылар»
Ә чит илдә уку өчен нишләргә кирәк? Казан ислам университетының өлкән укытучысы Ильмир Хисамов үз тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул Мисырның Каһирә шәһәрендәге Әл-Әзһәр университетында 6 ел укып кайткан.
«Ислам хокукы факультетын тәмамладым. Уку авыр. Ул чагында Әл-Әзһәр университетына укырга керер өчен башта Әл-Әзһәр урта мәктәбен тәмамларга кирәк иде. Аннары инде имтиханнар һәм аның нәтиҗәләре буенча төрле дәрәҗәдән, ягъни баскычлардан укуыбызны дәвам иттек. Кемдер башлангыч баскычта кала иде, димәк, аңа факультетка укырга керер өчен генә дә берничә ел укырга кирәк дигән сүз. Кайберәүләр бер елдан соң ук факультетка керү мөмкинлегенә ия булдылар. Кешенең белем дәрәҗәсенә игътибар итәләр.
Шәхсән үзем урта дәрәҗәгә — икенче курска укырга керә алдым. Экстерн рәвешендә өченче курсны тәмамлау мөмкинлеге бирелде. Аны кулланып, мин бер елдан соң факультетка укырга кердем. Шулай итеп 6 ел укыдым. Дөресен генә әйткәндә, мин тиз укып чыктым. Арабызда факультетка керер өчен 2-3 ел укучылар да булды.
Гарәп телен бераз өйрәнгән идем инде. Мисырда уку, әзерлек барышында тел өйрәнелде. Беренче курста кыенрак иде. Телне яхшы дәрәҗәдә белгән кеше өчен уку җиңелрәк тә бирелергә мөмкин.
Мисырда калу теләге булмады. Укып бетергәндә миңа инде 27 яшь иде, аннары ул мохит тә арытты, өйгә кайтасы килде.
Бүген Татарстанда дини белем алу мөмкинлекләре күп. Шулай да Казан Ислам университетын тәмамлаган кешенең һәм минем мәдрәсәдә алган белемнәрне чагыштырып булмый. Бездәге студентлар гарәп телендәге китапларны рәхәтләнеп укыйлар.
Мин укыган 2003-2009 елларда ук Болгар ислам академиясе булса, чит илгә киткән булыр идемме икән? Әлбәттә, ислам илләрендә сайлау мөмкинлеге дә күп, бөтен дөньяга танылган, мәшһүр галимнәр лекцияләрендә утыру бөтенләй башка.
Моның белән мин һич кенә дә бездәге дини белем алу дәрәҗәсе түбән дип әйтәсем килми. Бездә дә укытучылар бик компетентлы.
Мисырда укып кайткан дипломымны, Аллаһка шөкер, юриспруденция өлкәсендә бакалавриат дәрәҗәсенә тиң дип таныдылар. Казанда нострификация процедурасын үттем (чит дәүләтләрнең белем бирү документларын тану). Бу беренче тапкырдан гына булмады. Хезмәттәшләрем арасында белешмә генә алган кешеләр дә бар. Беренче тапкыр нострификациядән мине үткәрмәделәр, берни бирмәделәр. Сәбәпләрен үзем дә аңламадым. Ул вакытта әле бу тәртипнең системасы эшләнеп бетмәгән булса кирәк. Бер елдан соң дипломны таныдылар. Аннары инде кабат укырга кереп, юридик белем алдым», — дип аңлатты Ильмир хәзрәт.
«Чит илдә дини белем алу тәртипләре үзгәрде»
Дини белем алу йөзеннән чит илгә китүче студентлар бармы? Кайсы илдә дини белем алу абруйлы санала? Бу хакта Казан Ислам университеты ректорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Марат Гыйльманов һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә Гыйззәтуллина белән сөйләштек.
Марат Гыйльманов:
1990нчы елларда, 2000нче еллар башында төрле чит илләргә барып укучылар күп иде. Бу — Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Малайзия, Ливия, Сүрия, Төркия. Алар кайта башлагач, төрле проблемалар килеп туды. Алар чит илләрдән төрле мәсләкләр буенча ислам динен аңлап, Татарстанга кайтып, хәнәфи мәзһәбе (Ислам динендә хәзергәчә яшәп килгән 4 мәзһәбнең берсе) традицияләрен ничек алып барырга кирәк икәнлеген белмәделәр. Шуның өчен төрле кыенлыклар килеп чыкты. 2000нче еллар башында бу проблеманы хәл итәр өчен мөфтият тә, дәүләт тә яшьләрне читкә җибәрүгә аерым тәртипләр кертте. Хәзер чит ил мөселман дини уку йортларына теләсә кемне җибәрә алмыйлар. Мәктәпне тәмамлаган баланы берәү дә рәсми рәвештә җибәрмәячәк. Әлбәттә, ул әти-әнисе ризалыгы, үзенең теләге белән дә бара ала. Үзлектән генә китүчеләрне исәптә тотып бетерү мөмкин түгел.
1990нчы елларда булган проблема — чит ил идеологиясен ияртеп кайту проблемасы бүген хәл ителде дип әйтергә була. Ул вакытта яхшы дини белем алмыйча кайтучылар да күп иде. Аларның күбесе алты ай, бер-ике ел гына укый иде. Хәзер белемле имамнар күп һәм шуңа күрә без бу тенденциягә каршы тора алабыз дип саныйм. Мәктәпне тәмамлаган бала башта үзебездә ислам тарихын, традицияләрен, ислам гакыйдәсен өйрәнеп, башлангыч дини белемне үзебездә алырга тиеш, шуннан соң гына ул чит илгә укырга китә ала. Без әле генә мәктәпне бетергән балаларны җибәрмибез.
Дини уку йортлары, мөфтият аша укырга җибәрүнең аерым тәртипләре бар. Иң беренче чиратта, чит илгә барып дини белем алырга теләгән кеше башта Татарстанда урта яисә югары дини уку йортын тәмамларга тиеш. Ким дигәндә 3-4 еллык мәдрәсә яки бакалавр дәрәҗәсе булуы зарур. Чит илгә китәчәк студентларга без бәяләмә дә язабыз. Без аларның теләген истә тотып, гарәп телен яхшы үзләштергән студентларны җибәрергә әзер.
Казан Ислам университетының төрле уку йортлары белән төзелгән килешүе бар. Без аларны шул уку йортларына җибәрәбез. Аларның укулары контрольдә тотыла һәм алар аннан соң монда Татарстанга кайталар.
Без дөньяда иң абруйлы дини уку йорты булып саналган, Мисырдагы Әл-Әзһәр университеты һәм Мәгрыйбтә (Марокко) Әл-Карауин университеты белән эшлибез. Килешү төзелгән югары белем бирү йортларында студентлар өчен уку түләүсез. Алар бушлай тулай торак белән тәэмин ителә һәм ашату каралган. Казан Ислам университетында дини хезмәткәрләр, дин әһелләрен әзерләү юнәлеше буенча укытабыз. Аларның укыту программалары Әл-Әзһәр һәм Әл-Карауин университетларының укытуы белән тәңгәлләштереп эшләнде. Алар монда тиешле дисциплинаны үзләштерәләр һәм әлеге университетларда тирәнтен укуын дәвам итәләр.
Әл-Әзһәр — ислам дөньясында иң танылган уку йорты. Анда керү өчен күп төрле имтиханнар бирергә, аңа кадәр көллияттә белем алырга кирәк. Элегрәк Россиядәге бакалавр дәрәҗәсен алга таба дәвам итеп Әл-Әзһәрдә уку мөмкинлеге булмады. Алар Россиядәге дини уку йортлары дипломнарын танымыйлар иде. Элек-электән шундый проблема килеп чыга: студентларга, нинди генә белемле булмасалар да, барысын да яңадан башларга туры килә иде. Бу исә 4-5 еллары әрәм була дигән сүз. Без әлеге проблеманы хәл иттек. Хәзер бездә бакалавр дәрәҗәсен алып чыккан студентлар турыдан-туры Әл-Әзһәр университетына югары уку йорты программасында — магистратура, докторантурада дәвам итә алалар. Алар безнең уку-укыту программасы белән таныштылар һәм аны таныдылар. Хәзер чит илдә дини белем алырга дип бакалавриатка китүчеләр юк, җибәрмибез дә. Дини белем алырга омтылган кеше ул дәрәҗәне Россиядә укып чыгарга тиеш. Магистратура һәм докторантура программасы буенча чит илгә дә китеп укып кайта алалар.
Элек чит илгә дини гыйлем алу нияте белән китүчеләр күп булды. Хәзер күбесен үзебездә укытырга тырышабыз, чөнки бездә Болгар ислам академиясе ачылды. Анда магистратура программасы буенча укып була. Китүчеләр исә берничә кеше генә, дистәгә дә тулмый.
Без күптән түгел тагын бер ил — Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән эшли башладык. Анда Мөхәммәт бин Зәйдә исемендәге гуманитар фәннәр университеты бар. Быел беренче тапкыр Казан Ислам университетын тәмамлаган берничә бала шунда укырга китте.
Төркиядәге партнер университет ел саен имамнар, дини белгечләр өчен курслар оештырып тора. Җәй көне студентлар өчен гарәп теле буенча курслар булдырырга тырышбыз, чөнки теле дә авыр, практика да күп кирәк. Марокко, Мисырга барып кайтканнары бар. Тел өйрәнү өчен кыска вакытлы курсларга җәй көне кызлар да барып кайта.
Ливан һәм Сүриядә дә яхшы университетлар бар, тик хәзер анда вәзгыять тыныч түгел, шуңа балаларны анда җибәрмибез, — диде Марат Гыйльманов.
«Дини белем алуның барлык баскычлары да үзебездә бар»
Нәзирә Гыйззәтуллина:
Чит илдә алган белемен куллану һәм аның дипломын монда — Россиядә тану өчен, кайткач нострификация процедурасын үтәргә кирәк. Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан чит илдә алынган диплом монда танылып кабул ителергә тиеш. Быел ике кеше нострификацияне уңышлы үтеп, Казан Ислам университетына укытырга килделәр. Яхшы, белемле кешеләрне кайда да эшкә алырга әзерләр. Бигрәк тә регионнар чакырып торалар.
Марат Гыйльманов:
Хөкүмәт әлеге проблема барлыгын аңлап, 2021 елның сентябрь аеннан «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр» дигән төп канунга төзәтмәләр кертелде. Чит илләрдә дини белем бирү учреждениеләрен тәмамлап, Россиягә эшләргә кайтучы кеше башта югары белем бирә торган уку йортында «Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр нигезләре» дип аталган курслар узарга тиеш.
Аңлашыла ки, ул кеше монда укыган, аннан читтә дини югары белем алып кайткан. Шулай да без башта аны мондагы кануннар, традиция, гадәтләр белән таныштырырга тиеш. Диплом үзебездә танылсын өчен бу ике эш тә мәҗбүри. Элек нострификация генә бар иде. Хәзер 2021 елдан башлап курслар үтү дә кертелде.
Чит илдәге дини белем безнекеннән бернәрсәсе белән дә аерылмый. Шул ук ислам динен, шул ук программа буенча укытабыз. Чит илләрдә дини белем бирү традициясе безнеке кебек йөзәр елларга өзелмәгән. Аларда профессорлар, шейхлар саны күбрәк. Татарларга да үзебезнең дин белгечләре белән горурланырга була.
Нәзирә Гыйззәтуллина:
Чит илдә студентлар билгеле бер остазга беркетелә, аның белән эшләүгә акцент ясала. Шуның белән аерылып тора.
Безнең үз җирлегебездә хәнәфи мәзһәбе, гакыйдә буенча тиешле белем алсыннар, магистратура, докторантура белән тәмамлансын дип, мәчет каршындагы курслардан башлап, бөтен баскычларны да үзебездә булдыру максаты белән Болгар ислам академиясе ачылдв. Һәр уку йорты үзенең юнәлеше буенча матур гына системалы рәвештә эшләп килә. Мәчет каршындагы курслар саны — 700 чамасы. Мәдрәсәләр, Казан Ислам университеты, Россия Ислам институты бакалавр һәм магистрлар әзерли һәм уку Болгар ислам академиясе белән тәмамлана.
Үзебездә дә дини белем алуның төрле баскычларын булдыру чит илгә китеп дини белем алырга теләгән студентлар санын киметте. Казан Ислам университетын тәмамлады икән, ул инде Болгар ислам академиясенә китә.
Абитуриентлар белән турыдан-туры эш алып барыла. Кемнең укырга яисә эшкә китүе контрольдә тотыла. Мәдрәсә, РИУ һәм академия арасында бәйләнеш бар.
«Чит илгә китеп укуга ихтыяҗ юк»
Чит илгә китеп дини белем алуның уңай һәм тискәре яклары турында «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.
Һәрбер дәүләтнең, һәрбер милләтнең үз гореф-гадәтләре бар. Алар дингә каршы килми, ләкин гадәтләр аерыла. Мәсәлән, бездә үлгән кешенең өчесе, җидесе, кырыгын үткәрү бар. Ул хакта берәр гарәптән сорасак, ул белмәскә мөмкин, чөнки бу безнең гореф-гадәтебез һәм без аны яратып, Коръән ашы итеп уздырабыз. Әгәр дә бала башта монда мәдрәсә, университет, ислам академиясен тәмамламыйча читкә китә икән, ул чит гореф-гадәтләрне үзенеке итеп кабул итә башлый. Укып бетереп кайткач, шушы гадәтләр төрле булуы аркасында, белмичә, аңламыйча кала.
Минем фикеремчә, ул башта монда мәдрәсә, Россия ислам институтын, аннары Болгар ислам академиясен тәмамларга тиеш. шуннан соң гына чит илгә китеп тагын да югарырак гыйлем алырга баруы хәерле. Без Диния нәзарәте, президентларыбызга бик рәхмәтлебез, чөнки бездә дини белем бирә торган бөтен баскычлар да бар. Мәчетләрдә башлангыч белем бирә торган мәдрәсәләребез һәм югары дини уку йортлары да бар. Теләгән бөтен кеше үзебездә — Татарстанда укый ала.
Мәрҗани кебек хәзрәтләребез һәм башка олуг шәхесләребез монда укып, аннан соң гына Бохарага бара торган булганнар. Шулай да төп гыйлемне монда алганнар. Шушылай эшләнсә яхшы. Аллаһы Тәгалә Коръән китабында да әйтә: «Җир йөзендә йөрегез, карагыз, өйрәнегез», — ди. Ләкин чит илгә яшь килеш, монда укымыйча китү файда китермәс, зыян гына булыр.
Читкә укырга дип киткәннәр арасында укып бетермичә, диплом алмыйча кайткан кайбер шәкертләребез үзләрен зур галим дип саный башлыйлар. Бара икән, укып бетерергә кирәк. Диния нәзарәте монда да төрле курслар оештыра. Чит ил галимнәрен дә чакырып торалар. Хәзерге вакытта, минемчә, читкә баруның ихтыяҗы юк, — дип аңлатты хәзрәт.